Белем бәйрәмендә

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

       18 елның 1 нче сентябрендә музей коллективы Зирекле лицеенда уздырылган бәйрәмдә катнашты. Музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Гариф улы Газыймов 3нче сыйныф җитәкчесе Фәхретдинова Гөлзидә Зөфәр кыз чакыруы буенча ул үткәргән «Районның, авылның күренекле кешеләре белән очрашу» дип исемләнгән сыйныф сәгатедә дә булды. Нигездә сүз Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее, андагы экспонатлар, музейның хезмәткәрләре турында барды. Укытучы музей турында балаларга кызыклы гына сораулардан торган викторина да әзерләгән, һәр елны чыгарыла торган «Лучшие люди России» энциклопедик том турында да сөйләде. Ул томнарга төрле елларда Зирекле урта мәктәбен тәмамлаган 4 укучы да кертелгән. Шуларның берсе – Мидхәт Газыймов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәктәпнең 9 нчы чыгарылыш укучысы; Исрафилова (Гафиятуллина) Рәисә Гатиятулловна, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган табибы, Зирекле мәктәбен көмеш медальгә 1953 елда 3 нче чыгарылыш укучысы буларак тәмамлады; Яруллин Рәшит Низамович, техник фәннәр докторы, 20 нче чыгарылыш укучысы; Мингатина Рәшидә Нәҗиповна, Зирекле мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Түбән Кама ПАТП-1 дә баш экономист булып эшләде, мәктәпнең Зоя Космодемьянская исемендәге пионер дружинасын һәм комсомол оешмасын җитәкләде.

Дәрестә катнашкан 2-4 сыйныф укучылары музей турындагы белемнәрен дә күрсәттеләр, чөнки алар ел дәвамында музейда еш булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International