2018 елның 30 нчы августында Рус Чабаксары авылында күп функцияле мәдәни үзәкне ачу тантанасы булды. Соңгы җиде елда Яңа Чишмә районында республика программасы буенча авыл китапханәсен һәм авыл клубын бер түбә астына берләштергән җиденче объект ул.

2018 елның 31 августы, җомга

2018 елның 30 нчы августында Рус Чабаксары авылында күп функцияле мәдәни үзәкне ачу тантанасы булды. Соңгы җиде елда Яңа Чишмә районында республика программасы буенча авыл китапханәсен һәм авыл клубын бер түбә астына берләштергән җиденче объект ул.

Күп функцияле мәдәни үзәктә мәдәни - масса чараларын уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Тамашачы залы эстрада белән һәм аз мобильле У кешеләр группасы өчен урыннар белән җиһазландырылган.

Клубның бурычы - балалар, яшьләр, олы яшьтәге кешеләр өчен төрле түгәрәкләр оештыру. Бу үзәк - җирле иҗат коллективларына һәм клуб оешмаларына репетицияләр һәм чыгыш ясау өчен мәйдан да. Монда шулай ук җыелышлар, тематик очрашулар да  уздырырга мөмкин булачак. Ишекләрне ачу һәм яңа бинаның бусагасын беренче атлап керү хокукы бәйрәмнең почетлы кунагы Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча социаль иминиятләштерү фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Фатыйхов Камил Шамилевичка, Яңа Чишмә районы башлыгы Козлов Вячеслав Михайловичка, Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Фәсахов Ринат Рифгатовичка, Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Моляков Сергей Владимировичка бирелде.

Клубны ачу тантанасында аны төзүдә актив катнашкан һәм үзеннән өлеш керткән подряд оешмасы җитәкчесе Манукян Мясник Умршатович, ташчы Хагтян Саркис Жураевич һәм бизәүче Константинов Валерий Иванович билгеләп үтелде.

Аларга Рәхмәт хатларын Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Р.Р. Фәсахов тапшырды.

Билгеле, тантана концертсыз үтмәде - яңа сәхнәне сынау йөзеннән  Чабаксар һәм Екатерининск авыл җирлеге иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International