Казан галимнәре музейда

2018 елның 18 августы, шимбә

Казан галимнәре музейда

   2018 елның 16 нчы августында Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреш музеенда эш визиты белән Казан галимнәре булып китте: Борханов Альберт Әхмәтҗанович, татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире, академик, профессор, археолог, Татарстан Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе; Юнысов Рәүф Әдһәмович, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы,профессор, кафедра мөдире; Нәсим Акмал, журналист, язучы, Әдәмсә авылы тарихын язган авторлар.

    Аларның безнең төбәккә килүләренең максаты- кабер ташлары буенча Әдәмсә авылы тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнү, үз төбәгебезне өйрәнү ни хәлдә, якын арада Әдәмсә һәм Зирекле авыллары тарихын өйрәнү мисалында музейда фәнни конференция уздырып буламы?

   Көннең беренче яртысында галимнәр Әдәмсә авылының иске һәм яңа зиратларында кабер ташларын өйрәнделәр, иң элгәре куелган ташларны алардагы тамгаларны эзләделәр, 1780 нче елларда куелган кабер ташларын, һәм 4 нәсел тамгасын таптылар. Аларның эзләнүләренә мин дә килеп кушылдым һәм Альберт Әхмәтҗанович аңлатмаларыннан күп нәрсәләр белеп калдым. Каберстан буенча кунакларны Әдәмсәнең аксакалы, каберстанны тәртиптә тотучы Газизов Гыйльман Бәгыйзь улы йөретте, аңлатмаларын бирде.

   Аннан кунаклар Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена юл тоттылар. Музейда Альберт Әхмәтҗанович авылның һәм Яңа Чишмә районының язма тарихы белән,  беренче чиратта Мидхәт Газыймов хезмәтләре белән, Әфганчыларга багышлап чыгарылган китабы белән нык кызыксынды, чөнки 2019 елда республика күләмендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан китап чыгаруга эзерлек эшләре бара.

     Боларны үз күзләре белән күргәч, Альберт Борханов музейда якын арада конференцияне уздырырга мөмкин һәм кирәк дигән ныклы карарга килде, музейга төбәк тарихы буеча кварталга бер чыгарыла торган “ Туган җир” журналын да (№ 2, 2018 ел) бүләк итте, журнал татар һәм рус телләрендә чыгарыла.

    Галим КПРФның Татарстан бүлеге исеменнән Мидхәт Газыймовка “ Ленин комсомолына 100 ел” исемле КПРФ Үзәк комитетның  Почетлы орденын тапшырды.

    Үз чиратында Мидхәт Газыймов та галимгә Зирекле тарихы буенча язган үз китпларын бүләк итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International