2018 елның 15 августында Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәктәпкә баручы балалар өчен, халыктан элек кулланышта булган әйберләр җыю акциясен үткәрә.

2018 елның 10 августы, җомга

 

Тиздән 1нче сентябрь – Белем көне якынлаша, димәк игелекле эшләр өчен менә дигән сәбәп.

 

2018 елның 15 августында Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәктәпкә баручы балалар өчен, халыктан элек кулланышта булган әйберләр җыю акциясен үткәрә.

 Балаларга ярдәм итү уңаеннан кием-салым, аяк киемнәре, рюкзаклар, каләмнәр, карандашлар, дәфтәрләр һәм мәктәпкә башка кирәк-яракларны алып килергә мөмкин.

Әйберләр җыю акциясе Яңа Чишмә базары мәйданында 10 алып 14 сәгатькә хәтле оештыралачак. Битараф булмаган кешеләрне бу акциядә катнашырга чакырабыз. Акция хакында тулырак мәгълүмат алыр өчен “Кайгырту” үзәгенә 2-21-75 номеры буенча шалтыратырга була.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International