«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее»нда эш визиты белән тарих фәннәре кандидаты, безнең һәм тирә-як авыллар тарихын өйрәнүче Насыров Рафик Гомәр улы булып китте. Ул музейга архив материаллары - 1745, 1762,1850,1858 елларда уздырылган ревизия китаплары язмаларын, шулай ук авылга беренче килеп утырган кешеләрнең нәсел шәҗәрәләрен дә калдырды. Музей мөдире Гөлнар Камил кызын бу документлар белән эшләргә өйрәтте.