Авылыбызның гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан,

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Авылыбызның гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, Тубылгы Тау авылында "Кичке уен" оештырылды. Мәдәният йорты мәйданы матур итеп бизәлде, авылга гармун тавышы таралды. Җыр-моң, бию, уен-көлке белән узган бу "Кичке уен" чын бәйрәмгә әйләнде. Әлеге чарада Әдәмсә авыл клубы каршында эшләп килүче, "Ләйсән" вокаль ансамбле көтеп алынган кунакларыбыз иде.

"Ак калфак" халык ансамбле белән бергәләп күмәк биюләр, халык җырлары, төрле уеннар уйналды. Бәйрәм кара-каршы "Такмак әйтеш" белән тәмамланды.

Кичке уен ул - гореф-гадәтләребезне яңарту, аларны башкаларга да җиткерү. Моңа үз өлешен керткән хәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Вафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International