7 – июль көнне Акбүре авылы мәдәният йортында “Пар канатлар” тапшыруы кичәсе оештырылды. Аны танылган журналист Рәзин Нуруллин һәм авыл активистлары оештырды.Кичә 3 сәгать дәвамында барды. Анда авылдагы 50 һәм аннан да күбрәк гомер иткән 7 парны зурлап тәбрикләү оештырылды. Кичәне 150 кеше карады.