Китапны тәкъдим иту бәйрәмендә.

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

          2018 елның 7 нче июлендә Әдәмсә АМЙ да авыл хуҗалыгы фәннәре докторы , профессор , бүгенге көндә ГиМУ “ИСГЗ” ның кафедра мөдире Рәуф Әдһәм улы Юнысовның һәм журналист , язучы Нәсим Рәшит улы Акмаловның Әдәмсә авылы тарихына багышланган “Чорлар кичкән Кичү ярында ”(“Течет Кичуй-река через века”) исемле китабын халыкка тэкъдим итү- презентациясе узды . Рәуф Әдһәм улы –тумышы белән Әдәмсә кешесе. Бәйрәмне Әдәмсә авылы җирлеге башлыгы Любовь Котова ,АМЙ  директоры Лидия Шакирова , авыл китапханәсе мөдире Светлана Борисова һәм башкалар оештырган.Алар бәйрәм сценариясен дә  , концерт программасын да төзегәннәр һәм үзләре үк алып та бардылар .             Китап чыгу уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк , авыл башлыгы Любовь Котова , хуҗалык җитәкчесе Әдһәм Сибгатуллин, күпсанлы кунаклар , авторның якыннары , авылдашлары котлау сүзләрен җиткерделәр , үзләренең уңай бәяләрен игълан иттеләр . Залдагы утырган 240 ка якын кешегә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газымов та китапка карата үз фикерен җитештерде , бу вакыйга тарихта калачак ,- дип бәяләде  ул бүгенге бәйрәмне , чөнки ул Акбүре , Шахмай , Зирекле авыллары тарихы турында дөнья күргән китапларның дәвамы булып тора. Шунысы шатландыра , “Чорлар кичкән Кичү ярында ” китабын язуда әдәмсәлеләр үзләре турыдан-туры катнашкан , хатирәләрен һәм элеккеге фотокарточкаларын авторларга тапшырганнар . Бүген-иртәгә Акъяр авылы тарихы буенча язылган Рәзинә Исмәгыйлованың “Ак куңелле Акъяр” исемле китабы да шушы елның 21 июлендә халыкка тәкъдим ителәчәк. Бу вакыйга да районыбыз өчен уңай күренеш булачак. Клуб фойесында элеккеге фотолардан  кургәзмә дә, китапны теләгән кешеләргә сату да оештырылган иде. Чыгыш ясаучыларга, якыннарына, туганнарына Рәүф Әдһәм улы залда ук үз китапларын бүләк итә барды.Йомгаклап әйткәндә, чыгыш ясаучы һәркем бер фикерне ассызыклады: дөнья күргән бу китап әле Әдәмсә тарихы буенча беренче адым гына, алга таба тагын шундый китаплар дөнья күрсен иде, беренче китапта бәян ителгән фаразлар, риваятләр, уйланулар архив документлары белән фәнни нигездә исбатланса иде. Уңышлар сезгә , авторлар, җитди, фәнни эзләнүләр һәм табышлар , авыл тарихы буенча яңа ачышлар теләп калабыз .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International