Пенсия яшен күтәрү кемгә кагылмый

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

14 июньдә РФ Хөкүмәте РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФ ның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында“гы федераль закон проектын хуплады.

 Әмма гражданнарның аерым категориясе  өчен пенсия яшен арттыру күздә тотылмый:
1. Хезмәт шартлары куркыныч һәм зарарлы булган эш урыннарында эшләүче гражданнар өчен (эш бирүче хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәсендә билгеләнгән тиешле тарифлар буенча иминият взносларын алар файдасына түләүне башкара):
- җир  астында алып барыла торган эшләр, зарарлы хезмәт шартларында һәм кайнар цехларда эшләүчеләр (ир-атлар һәм хатын-кызлар);
- тимер юл транспортында һәм метрополитенда  турыдан-туры хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүче һәм пассажирлар ташуны оештыруны башкаручы  хезмәткәрләр һәм локомотив бригадалар эшчеләре сыйфатында авыр хезмәт шартларында, шулай ук шахталарда, уелган урыннарда, рудникларда яки руда карьерларында эшләүчеләр (ир-атлар  һәм хатын-кызлар);
- текстиль сәнәгатьтә югары киеренкелек һәм авырлык белән барган эшләрдә эшләүчеләр (хатын-кызлар);
-  экспедицияләрдә, партияләрдә, отрядларда, участокларда һәм бригадаларда турыдан-туры кырлардагы геологик-разведка, эзләнү, топография-геодезия, геофизика, гидрография, гидрология, урманда (лесоустроитель) һәм тикшеренү эшләрендә эшләүчеләр (ир-атлар һәм хатын-кызлар);
- Диңгез, елга флоты һәм балык сәнәгате флоты судноларында йөзү составында эшләүчеләр (ир-атлар һәм хатын-кызлар),  даими  төстә порт акваторияләрендә эшләүче порт суднолары, хезмәт – ярдәмче һәм күчеп  йөри торган суднолар, шәһәр яны һәм шәһәр эче элемтәсе суднолары, шулай ук балык һәм диңгез продуктлары чыгару һәм  эшкәртү, промыселда әзер продукция кабул итүдә эшләүчеләр керми;
- күмер, сланец, руда һәм башка файдалы казылмалар чыгару буенча җир астындагы һәм ачык тау эшләрендә (тау эшләре коткаручылары частьләренең шәхси составын да кертеп) һәм шахта, рудниклар төзелешендә  эшләүчеләр (ир-атлар һәм хатын-кызлар);  
- гражданнар авиациясендә очучылар составында, гражданнар авиациясенең һава суднолары очышын  идарә итү буенча эшләрдә, шулай ук гражданнар авиациясенең һава судноларына хезмәт күрсәтү  буенча эшләрдә инженер-техник составында   эшләүчеләр (ир-атлар һәм хатын-кызлар);
- иректән мәхрүм итү сыйфатында җинаять җәзасын башкаручы учреждениеләрдә хөкемгә тартылучылар белән  эшләүче хезмәткәрләр һәм эшчеләр (ир-атлар  һәм хатын-кызлар);
Шулай ук:
-  авыл хуҗалыгында, икътисадның башка тармакларында  тракторчы-машинистлар, шулай ук төзелеш, юл һәм төяү-бушату машиналары машинистлары сыйфатында эшләүчеләр (хатын-кызлар);
- агач хәзерләүдә һәм сал  агызуда мастерлар, эшчеләр, шулай ук механизмнарга һәм җиһазларга хезмәт күрсәтүне дә кертеп (ир-атлар һәм хатын-кызлар);
- даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай шоферлары ( ир-атлар һәм хатын-кызлар);
-  профессиональ авария-коткару хезмәтләрендә  һәм оешмаларында эшләүче коткаручылар (ирләр  һәм хатын-кызлар).
1. Социаль  мотивлар  һәм сәламәтлек торышы буенча гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән иртәрәк пенсия билгеләнгән  шәхесләр өчен, төгәлрәге:
- биш һәм аннан да күбрәк бала табучы һәм аларны 8 яшькә кадәр  тәрбияләүче хатын-кызларга;
- бала  чактан инвалид баласы  булган һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән ата-ананың берсенә (ир-атлар һәм хатын-кызлар);
- бала  чактан инвалид балаларның опекуннарына яки бала чактан инвалид булганнарның  опекуны булып  торучы һәм 8 яшькә кадәр аларны тәрбияләүче кешеләргә (ир-атлар  һәм хатын-кызлар);
- ике һәм аннан да күбрәк бала тудырган  хатын-кызларга, әгәр дә аларның Ерак Төньяк районнарда яисә шуларга тиңләштерелгән  җирлекләрдә хезмәт куйган кирәкле иминият эш стажы  булса;
-  хәрби травма алу нәтиҗәсендә инвалид калганнар (ирләр  һәм хатын-кызлар);
- күрү сәләте  буенча I төркем инвалидлыгы  булган инвалидларга ( ирләр  һәм хатын-кызлар);
- гипофизар нанизм авырулы гражданнарга (лилипутлар) һәм диспропорциональ карликларга (ирләр һәм хатын-кызлар);
- Ерак Төньяк районнарда  һәм шуңа  тиңләштерелгән җирлекләрдә даими яшәүчеләр,  болан үрчетүче, балыкчы, аучы – кәсепчеләр сыйфатында эшләгән кешеләр ( ирләр һәм хатын-кызлар).
1. Радиацион  яки  техноген катастрофалар, шул исәптә Чернобыль АЭС-та булган катастрофа  нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен.
2. Очу-сынау составында эшләгән, турыдан-туры тәҗрибәле һәм серияле авиацион аэрокосмик , һава-йөзү һәм парашют-десант техникасында очучылар сынауларында (тикшеренүләрендә) мәшгуль  булган шәхесләр өчен (ир-атлар һәм хатын-кызлар).                      

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International