Эссе сугудан сакланыгыз!

2018 елның 29 июне, җомга

Әгәр термометр баганасы 30 градустан түбән  төшмәсә, без үзебезне уңайсыз хис итә башлыйбыз.

 Ә кем өчендер югары температура аеруча да куркыныч булырга – үлемгә китерергә мөмкин. Эссе сугудан ничек сакланырга, эсседә гипертония  кризын ниләр китереп чыгарырга мөмкин һәм моннан ничек котылырга,  - болар хакында Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рафис Вафин сөйли.
1. Аномаль эссе көннәрдә әлләни кирәк булмаганда урамга чыкмаска.
2. Көненә 1,5-3 литр сыеклык эчәргә кирәк.
3. Җиңел ризыклар: яшелчә, җиләк-җимеш, пешкән балык, тавык ите, окрошка ашарга.
4. Һич кенә дә алкоголь кулланмагыз.
5. Физик эш эшләргә тырышмагыз.
6. Көндез тәрәзәләрне ябып куегыз һәм штор белән каплагыз.
7. Иртән һәм кичен тромбоз булмасын өчен күбрәк хәрәкәтләнегез.
8. Төп игътибарны балаларга юнәлтегез.
      9. Эш  режимын саклагыз. Әгәр сулыш кысылса, йөрәк начар эшләсә, баш әйләнсә яки авыртса, теләсә  нинди физик эшне тиз арада туктатыгыз. Иң  яхшысы – эсседә эш башламагыз. 
Көчсезлек, хәлсезлек, баш әйләнү, күп итеп тир бүленеп чыгу,  тамак кибү, баш авырту, косасы килү – бу эссе һәм кояш сугу билгеләре. Әлеге билгеләр күзәтелгәндә зыян күрүчене салкынча бинага кертеп яткырырга, башына салкын компресс куярга, күпләп сыеклык эчертергә, әгәр кеше аңын югалткан икән – аны нашатырьлы спирт ярдәмендә аңына китерергә һәм медицина хезмәткәре  яки 03, 2-29-93 телефоннары буенча ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International