Наркотик матдәләр әйләнеше өлкәсендә җәзага тарту

2018 елның 29 июне, җомга

РФ ҖК-ның Гомуми өлешендә әйтелгәнчә, җинаять кылган һәм наркоманиядән дәвалануга мохтаҗ дип танылган шәхесләргә медицина сыйфатында суд тарафыннан мәҗбүри чаралар билгеләнергә мөмкин.

РФ КоАП-та наркотик матдәләр һәм психотроп матдәләр яки алар белән бердәй  булган матдәләр, шулай ук составында шуңа охшаш матдәләр булган үсемлекләр әйләнеше өлкәсендә тәртип бозулар өчен административ җаваплылык билгеләнгән:
аларның законсыз төстә әйләнеше һәм пропагандалаган өчен;
аларны табиб билгеләвеннән башка кулланган өчен;
аларны урамнарда, стадионнарда, скверларда, паркларда, җәмәгать транспортында һ.б. җәмәгать урыннарында кулланган өчен.
Болар өчен штраф та, административ арест та куллану каралган. Наркоман дип танылган яки шуңа охшаш матдәләрне табиб билгеләвеннән  башка кулланучы шәхескә административ җәза билгеләгәндә, суд диагностика, профилактик чаралар үтәргә, наркоманиядән һәм (яки) медицина һәм (яки) социаль реабилитация  узу бурычын йөкләргә мөмкин. Болардан баш тарткан өчен административ  җаваплылык билгеләнгән. Бурычны башкаруга контрольлек итүне башкаручы властьның вәкаләтле федераль  органнары башкара.
Җәзаларны башкаручы учреждениеләр тарафыннан иректән чикләү, мәхрүм итү, кулга алуга хөкем ителгән наркомания авыруы булган шәхесләргә карата суд карары буенча медицина сыйфатындагы мәҗбүри чаралар кулланыла. Җәза үтү вакытында хөкемгә тартылучының наркомания белән авыру булуы ачыкланганда да мәҗбүри дәвалануга судка күрсәтмә җибәрелә.
РФ Гражданнар кодексына туры китереп, наркотиклар куллану нәтиҗәсендә үз гаиләсен авыр тормыш хәлендә калдырган гражданинга суд  тарафыннан эшкә яраклылыкта чик куелырга мөмкин. Аңа попечительлек билгеләнә.
Наркотикларны чиктән тыш күп куллану нәтиҗәсендә эшкә яраклылыгы чикле гражданин тарафыннан килгән зыян аларның үзләреннән түләттерелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International