Экскурсия в музей

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

     2018 елның 19 июнендә халык иҗаты һәм көнкүреше музеена үзләренең тәрбияче вожатыйлары Сибгатуллина Энҗе һәм Сөләйманова Гөлшат апалары беләнЗирекле лицее каршындагы оештырылган лагерь балалары дәрес- экскурсиягә килделәр. Аларга аңлаешлы телдә Зирекле участок  шифаханәсе шәфкать туташы Миргазова Гөлназ Ислам кызы”Нәрсә ул наркотиклар, ни  өчен кешегә алар бик зарарлы һәм куркыныч. Ул әшәке нәрсәне таратучылар ятьмәсенә  эләкмәс  өчен нәрсә эшләргә кирәк?”- дигән сораулар буенча балалар алдына чыгыш ясады.

     Балалар  музей экспонатлары белән дә рәхәтләнеп таныштылар, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр, музей әзерләгән  тәмле чәй белән дә сыйландылар. Аннан соң Зирекле авылы уртасында  урнашкан балалар мәйданчыгына юнәлделәр.. Файдалы  Һәм күңелле ял итегез балалар! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International