Ватаныбызның барлык кешеләре өчен зур бәйрәм булган 12 июньне шулай ук яңачишмәлеләр дә киң итеп билгеләп үттеләр.

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

    Ватаныбызның барлык кешеләре өчен зур бәйрәм булган 12 июньне шулай ук яңачишмәлеләр дә киң итеп билгеләп үттеләр. 12 июньдә мәдәният һәм ял паркында Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары булып узды. Чарада 14 яше тулган үсмерләргә паспортлар да тапшырылды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан балалар һәм олы яшьтәгеләр өчен шашка турниры, урам командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар, пневматик мылтыктан атулар, картинг буенча кызыксынырлык чыгышлар оештырылды. Кич паркта бәйрәмнең төп программасы башланды «Яратам сине, Россиям» исемле бәйрәм концертын: РМЙ, Черемухово АМЙ хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International