Уңайлы ишегалды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Яз –  бик тынгысыз вакыт,  йорт яны участокларында эш бик күп. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорты ишегалдында  матур чәчәк түтәлләре пәйда булды. Анда петуния һәм флокс, цинния һәм бархатцы рассадасын үзләре үстергәннәр. Беседкалар, чәчәк түтәлләре буялган, агачлар агартылган. Ирексездән теләсә кайсы үтеп баручы туктап чәчәккә күмелгән алмагач һәм чия агачларына сокланып карыйлар. Бакча төрле бакча сыннары белән бизәлгән. Территорияне төзекләндерү эшендә бер генә хезмәткәр дә читтә калмады. Интернатта яшәүче өлкәннәр дә су сибәргә, чүп-чар җыярга булышты. Мондый эштә бары тик уртак тырышлык белән бергә эшләргә кирәк. Шул вакыт йортыбыз чиста, матур булачак. Ни өчен, нәрсә эшләгәнеңне аңласаң, теләсә кайсы эш бик мөһим һәм күңелле була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International