Буген “Авыл кешеләре” район акциясе кысаларында яшьләр эшләре һәм спорт булеге башлыгы Ольга Лаврентьева "Агро-Основа"ның Тубылгытау бүлекчәсендә булды. Ул анда эшләуче яшь белгечләр: Абдулвалеев Айнур - ветеринария табибы, Вавилов Руслан -сыер саву операторы, Первушина Гөлфия - сыер савучы һәм Фәттахова Галина – бозау караучы белән курешеп аларның авыр хезмәте өчен рәхмәт сузләре белдерде һәм исталекле бүләкләр тапшырды.