11 мая көнне Шәрипҗанова Рәшидә Габдулла кызы 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Без, Чаллы Башы мәдәният йорты хезмәткәрләре аны чын күңелдән юбилее белән котладык, шигырьләр һәм истәлекле бүләк тапшырдык.
Рәшидә Габдулла кызы гомерен авыл җиренә багышлаган. Бугенгесе көндә улы Шәрипҗанов Гаяз тәрбиясендә яши.