Җирле үзидарә көненә бәйрәм итү кысаларында, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә Яңа Чишмә районының атказанган хезмәткәрләре исемлеге, орденнар, медальләр һәм Почет грамоталары белән бүләкләнгәннәрнең исемлекләре, шулай ук комсомол һәм партия документлары, күчмә байраклар, атказанган хезмәткәрләрнең значоклары, фотолары тәкъдим ителде.