Пасхага әзерлек Яңа Чишмә интернат-йортында бик әйбәт бара. Әбиләр һәм бабайлар үз бүлмәләрен тәртипкә китерделәр, мунчада юындылар, үзләренең иң яхшы киемнәрен әзерләп куйдылар. Йомырка бизәү эчен кирәкле әйберләр дә булдырганнар. Пасхага карата атна буе ясалган эшләнмәләрне бәйрәм күргәзмәсе ясап ашханәгә куйдылар. Әлбәттә инде бу ясалмаларны күреп сөенер эчен һәм шунда яшәүчеләрнен бәйрәм кәефе булдыру өчен ясала.