Чаллы Башы мәдәният йортында “Заман” халык театры Флорид Бүләков пьесасы буенча “Әбиләргә тагы ни җитми” дип исемләнгән спектакльне сәхнәләштерделәр

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

4 апрель көнне Чаллы Башы мәдәният йортында “Заман” халык театры Флорид Бүләков пьесасы буенча “Әбиләргә тагы ни җитми” дип исемләнгән спектакльне сәхнәләштерделәр.

Пьеса тормышчан кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Артистлар тамашачыга пьесаның төп идеясын бик төгәл җиткерделәр. Гади авыл халкы образы аша тамашачы кешеләрнең совет заманында нинди авыр тормышта яшәгәннәрен күз алдына китерә.

Спектакль беткәннән соң тамашачы артистларга баысп кул чапты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International