Милләтләр бердәмлеге көне

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

2018 елның 14 мартында “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарих”ы музее мөдире Сабирова Г.К. башлангыч сыйныф укучылары белән Милләрләр бердәмлеге көненә багышлап әңгәмә үткәрде. Кереш өлешендә Гөлнар Камил кызы балаларга Татарстан Республикасында күпмилләтле халыкларның дус һәм тату яшәүләре,  бер-берсенең гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итүләре хакында сөйләде. Татарстан, чыннан да, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә алуын ассызыклап үтте.

Әңгәмә барышында  шулай ук “Дуслык” викторинасы уздырылды, балалар төрле халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен белүләрен күрсәттеләр. Әлбәттә инде, татар һәм рус телендә дуслык турында мәкальләрне искә төшерделәр. Укучыларның тел байлыгын тикшерү максатыннан коллектив уен тәкъдим ителде: балалар “адашкан”сүзләрне тәртипкә салып, дуслык турында җыр текстын җыйдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International