«Изгелек атнасы» уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Яңа Чишмә картлар йортында “Һәрвакыт булсын изгелек” дигән темага чара үткәрделәр. Чараны алып баручылар дуслык, изгелек турында шигырләр укыдылар, ә анда яшәүче картлар табышмаклар әйттеләр, тынычлык, дуслык турында җырлар искә төшерделәр.