Социаль яклау бүлеге башлыгы Гурьева Н.Н. һәм Тубылгытау авыл җирлеге башлыгы Исмагилов Ф.Ф Бисал әбине туган көне белән котлап, озын гомер, сәламбтлек теләделәр. Бисал әбинең 5 баласы, 10 оныгы, 25 оныкчыгы бар. Юбилей көнне барысы да зур өстәлләр артында җыелачак.
-Гомерем эштә һәм зур гаиләмне кайгыртып узды, - ди Бисал әби. - Бүген барысына да сөенеп яшим.