ЕГЭ (БДЭ) мәсъәләләре буенча кайнар элемтә.

2015 елгы бердәм дәүләт экзаменнарына әзерлек һәм үткәрү уңаеннан Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф Министрлыгы һәм Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге махсус «кайнар элемтә» ачалар.

«Кайнар элемтә» телефоны буенча ЕГЭ (БДЭ) да катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар экзаменнарның төрле аспектларына кагылышлы процедуралар, биналарның бизәлеше, оештыру таләпләре һәм башкалар турында үзләренең сораулары белән белгечләргә мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, кулланучылар экзаменнардагы тәртип бозулар турында хәбәр итә алалар.

Сорауларны 8 (843) 294-95-62 номеры буенча дүшәмбедән алып җомга көннәрендә сәгать 9:00 дан 18:00 сәгатькә чаклы телефон аша Казанга, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф Министрлыгына, шулай ук 8 (843-48) 2-30-79 телефоны аша дүшәмбедән җомга көннәрендә сәгать 9:00 дан 18:00 сәгатькә чаклы Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенә шалтыратып бирергә мөмкин.

Моннан тыш ТР фән һәм мәгариф Министрлыгының  «кайнар элемтә»сеннән өстәмә фән һәм мәгариф  өлкәсендәге Федераль күзәтчелек хезмәте үзенең махсус «кайнар элемтә» эшен дә башлап җибәрә.

Бу турыда +7 9495) 984-89-19 телефоны буенча дүшәмбедән җомга көннәрдә сәгать 9 дан 17:00 гә кадәр Мәскәүгә дә шалтыратырга мөмкин.

ЕГЭ (БДЭ) га әзерлек һәм үткәрү вакытындагы бозулар (җитешсезлекләр) һәм канәгатьсезлек эш турында ТРның фән һәм мәгариф Министрлыгының электрон адресына: ЕГЕ – departament2015@mail.ru яки Рособрнадзор электрон адресына: ege@obrnadzor.gov.ru юлларга мөмкин.

Моннан тыш, Рособрнадзор сорауларны ЕГЭ порталы форумына һәм социаль челтәрләрдәге Рособрнадзор битләренә җибәрү мөмкинлегенә дә игътибарны юнәлтә.

 

Соңгы яңарту: 29 июнь 2018, 15:42
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования