Докладлар һәм чыгышлар

Бүлекнең хисабы 2023 елда.

Хермэтле Ренат Ревгатович, депутатлар,  президиум, хөрмәтле авылдашлар!

Уземнен чыгышымны уткэн ел отчетымда бирелгэн сораулардан башлыйсым килэ.

Узган ел халыктан сораулар булмады. Лэкин узсалым жыелышларында бер сорау булды. Бу фап хэм мэктэп янына стоянка эшлэту. Уз кечебез белэн , узган ел мэктэп янына ташлы балчыктан стоянка эшлэдек.  Жай булу белэн бу эш дэвам ителер. Район башлыгы исеменэ бу темага хат шулай ук жибэрелде.

 

Авыл җирлеге башкарма комитеты Россия Федерациясенең, җирле үзидарәнең гомуми принциплары федераль законы, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы Конституциясе, авыл җирлеге Уставларына таянып эш итә.

Тубылгы Тау авыл җирлеге Советы 7 депутатны берләштерә, җирлек бер авылдан тора. Депутатлар 3 комиссиягэ буленэ

  1. Бюджет, налог хэм финанс комиссиясе
  2. Закон, жир, хэм тэзэклэндеру
  3.  социаль политика

2023 нче елда Тубылгы Тау авыл җирлеге советының  9 утырышы булып узды. Утырышта барлыгы 33 сорау каралды. Совет утырышында карала торган барлык сораулар башта даими комиссияләрдә депутатлар тарафыннан тикшерү  узды.   

Совет утырышларында узсалымга кагылышлы сораулар, илкүләм проектларның безнең җирлектә үтәлеше, бюджет средстволарын дөрес куллану, яшьләр эше һәм башка шундый әһәмиятле сораулар каралды һәм кабул ителгән карарлар өстендә ныклап эшләнде.

Депутатлар Совет утырышларында актив катнашалар. Авыл җирлегендәге көн үзәк проблемаларны хәл итүгә, халыкның үзара салым җыю карарын кабул иткәндә, авыл җирлеге советы Уставына үзгәрешләр, өстәмәләр кертүдә, авыл җирлегенең яңа елга бюджетын кабул иткәндә һәр депутатның активлыгы зур булды.

2023 нче елда авыл җирлегенә төрле сораулар һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүчеләр күп иде. Узган елда барлыгы 45 меражэгэт булган. Бу күбрәк су белән тәэмин итү, жир хэм йортлар оформить иту, яктырту лампаларын алыштыру, пенсиягэ кагылышлы сораулар, язын кезен авылга зур техника керу, юлларны кардан чистарту, тиешсез урында терлек йерту, хужасыз этлэр, телкелэр хэм башка шундый сораулар булды. Бу сорауларга вакытында җавап биреп, тиз арада хэл итэргэ тырыштык. Ел әйләнешендә 222 төрле справкалар бирелгэн. 

 

Үткән 2023 ел зур вакыйгалары һәм казанышлары белән истә калыр.

Илебез белән бергә, барыбыз өчен әхлакый ориентир булып калучы Бөек җиңүнең 78 еллыгы, өлкэннэр көне,  сабан туй, физик мемкинлеклэре чиклэнгэннэр көне, яна ел, хэм башка бэйрэмнэр билгеләп үтелде.

Юлларга килгәндә авыл карамагында 8 км юл исәпләнә. Асфалт-600 м. Грунтошебень барлыгы 1532 м. ШПС- 3430 м. Грунтовой-2438 м . Хэм уз кечебез белэн  ташлы балчыктан 1800 м юл эшлэдек. Бу вак таш астына менэ дигэн нигез булды.

Узсалымга килгэндэ, былтыр халыктан барлыгы 160 500 сум акча жыелды. Республика 4 сум исэбеннэн 642 000 сум акча бирде.

Барлык сумма  782 000 сум тэшкил итте.

Бу акчалар:

Авыл эче урамнарын ремонтлау эшләренә:

Дружба урамына  488 577  сумга 176 м вак таш жэйдердек. Бу эшне ИП Галяутдинов башкарды,

 сметага 7094 сум тулэнде. Мусин Ринат эшлэде,

технадзор 7329 Мусин

Грейдерлау 68 440

смета 1560 Мусин

Юлларны кардан чистарту 70000 Журавлев

Смета 1596 Мусин

Җәй чорында юл буйларын чабу 97 938 сум Журавлев А. М эшлэде.

 2069 смета

 

Быелгысы елга килгәндә,  2023 нче елның 20 октябрдә халык жыены булып узды.

Барлыгы 279 кеше катнашты. Бу 63 %.  Шуларнын 273 кеше риза булды. 3 кеше каршы.  Халык жыены узды дип санала. Авылда теркэлгэн хэр кеше башыннан 500 сум исәбеннән акча җыярга тиеш булабыз. Жыелган акчаларга Республика 1 сумга 4 сум эстиячэк.

Бу акчалар

-Юл салу, тезеклэндеру эшлэренэ, хэм аларны карауга

-Су системаларына проект эшлэту хэм лицензия алуга тотылачак

Шуны да эйтэсе килэ. Былтыр яшлэр урамына республика программысы ярдэмендэ 9 млн га 727 м вак таш тушэлде.

Шулай ук республикада 2 млн грант отып мтз 82 тракторы алдык.

 

Авылда ветераннар советы, хатын-кызлар советы эшләп килә. Узган елда барлыгы 8 утырыш үткәрелде 10 сорау каралды, барлыгы 19 рейд ясалды. Рейдларда ялгыз торучы эбилэр, инвалидлар куп балалы гайлэлэр, группа рискада булган гайлэлэр тикшерелде. Тикшерудэ шулай ук район специалистлары да актив катнашты. Актлар тэзелдэ, анлатмалар бирельде.

Оешма Советында барлыгы 7 утырыш 10 сорау каралды. Монда эшләмәүчеләр, эчкечелеккә бирелгән кешеләрнең эшләре каралады. Аларнын кайберлэрен Нижнекама шэхэренэ илтеп дэвалаттык.

Шулай ук оешма советы 5 рейд ясады. Рейд терле хужалыклага ясалды. Монда тезеклэндеругэ караган сораулар, шулай ук предписаниялэр дэ элэшенде.  Хэм Барлыгы 8 Протокол төзелде.

Бу жыелышларда Бөек җиңүгә әзерлек, өлкәннәр көне, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көненә әзерлек һ.башка шундый сораулар каралган. Һәрберсе уңай хәл ителгән, хэм оештырылган. Форсаттан файдаланып Барлык чараларда да актив ярдэм курсэтулэре эчен узебезнен авылдашларыбызга, эшмэкэрлэргэ, башка булышучыларга зур рэхмэтебезне белдерэбез.

Авыл җирлеге советының тагын бер төп эшчәнлеге, бюджет һәм финанс өлкәсен дөрес юнәлештә алып бару, хосусый керемнәрнең планын үтәү, салымнар җыю һәм контрольдә тоту.

 

Киләсе слайдта 2023 нче елдагы керем һәм чыгымнар белән таныша аласыз.

 

годовой план

фактически на 1.01.2024

%

НДФЛ

61700

66722,90

108,1 %

Налог на имущество

72 000

91196,97

126,7 %

Земельный налог

360 000

644063,07

178,9 %

госпошлина

500

500

100 %

Собственные доходы

494 200

 802 482,94

162,4 %

самообложение

160 500

160 500

100 %

Межбюджетные трансферты

5778213,66

5778213,66

100 %

Всего доходов

6432913,66

6741196,60

104,8 %

          РАСХОДЫ:

Всего расходы по бюджету         8 323 374,04 сум.

В т.ч. на заработную плату          1 997 886,63 сум.

Налоги                                        603 361,76 сум.

Транспортные услуги                   164 911,95 руб.

Услуги связи                                7 200 сум.

Электроэнергия + газ                   197 547,76 сум.

Прочие услуги                               4 154 400,74 руб.

Налоги на имущество                     335 77 сум.

Расходы по самообложению          862 288,20 сум.

Авыл җирендәге халык, терлек, төзелеш фонды, статистика, хәрби учет, загс эшләре, хезмәт ресурслары, социаль яклау бүлегенә отчет, ай, квартал, ел отчетлары даими рәвештә тапшырыла.

Тубылгы Тау авыл җирлеге биләмәсенә “Агрооснова” агрофирмасына кергән Тубылгытау бүлекчәсе, мәктәп - балалар бакчасы, ФАП, авыл җирлеге бинасы,  авыл мәдәният йорты, китапханә, 2 эшмәкәр кибете, мәчет хэм мэдрэсэ керә.

Берничә сүз статистика һәм авылның демографик хәле турында.

Тубылгы Тау авыл җирлегендә 165 хуҗалык исәпләнә, барлыгы 616 кеше. Пропискада 583 кеше,  авылда яшилэр 457, шуларнын прописка белэн 414 , пропискасыз 37 кеше. 169 зы пропискада, лэкин курше шэхэрлэрдэ яшилэр.

Шуларның 547 татар, 58 рус, 11 ре  башка милләттән. 18 яшькәчә балалар саны-136, эшләүчеләр - 328, хуҗалыкта - 12, бюдҗетт - 47, нефтянникларда - 39,  бүтән өлкәдә - 129, районнан читтә - 128, сату элкэседэ -39 кеше эшли. Эшлэмэучелэр 43, шуларның 24 ре хуҗабикә, центр занятостида -1 кеше тора, эшсезләр 19 кала. Хатын кызлар 312, ир-атлар 304. Сайлаучылар саны 432 кеше. Пенсионерлар 194. Монда эшлэуче пенсионерлар да, пенсия алучы балалар да керэ.

Авылда  53 - физик мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр, 70 тән узган өлкәннәр- 86,  мәктәпкәчә балалар саны 33 шуларнын 22 садикка,   мэктэпкэ 88 бала ери, 22 студент, 14 күп балалы гайлә исәпләнә.

2023 нче елда Яшь вакыты туры килеп паспорт алу 15 кешегә башкарылды.

 Пропискага 17 кеше керде, 10 кеше чыкты. 13 кеше исеменә үлү турында таныклык, 6 балага туу турында таныклык бирелде.

Узган  елда авылда 2 туй үтте.

Тубылгы Тау авыл җирлеге башкарма комитеты кеше мәнфәгатьләре белән яшәүне һәм авылның киләчәге турында кайгыртуны үзенең төп бурычы дип саный.

Шәхси хуҗалыклар буенча учет китап һәм компьютер буенча алып барыла.

Терлек санына килгәндә 2023 ел азагына өремөгезле терлек 397 баш. Сыер 168. 13 ат. 255 сарык. Кэжэ 19 баш исэплэнэ.

Сөт мәсәләсенә килгәндә Авыл халкыннан сөтне Чебенев, Баулы сет заводы, ООО Закамье жыя. Узган елда барлыгы 499 419,52 л, сет жыелган, монын башка реализациясе 68 640 л, бу акчалата барлыгы 9 524 010 сум дигән сүз.

Авылдашларыбыз арасында иң күп сөт тапшыручы үрнәк хуҗалыклардан

Исхаков Рафаэл абый

Исмагилов Нафис абыйлар.

Абунагимов Талгат абый.

Мазидуллин Тэбрис абыйларны атыйсы килэ.

Шулай ук Казанда хэм район узэгендэ уткэн ярминкэлэрдэ да халкыбыз бик актив катнаша.

Президентның 30 лап төрле социаль иктисадый үсеш  программасын гамәлгә кертү, нәк менә шул максатка юнәлтелгән.

Быелгысы елга килгэндэ, республикабыз Президенты һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы булышлыгы белән савым сыерларга хэм кэжэлэргэ ел башында акчалата субсидия бирелде. Савым кэжэ башына 500 сумнан  5500 сум, 45000 сум биялэргэ, Сыерларга  678 400 сум субсидия бирелде. Кош корт алуга 83525 сум, таналарга 60000 сум тэшкил итте.

Барлыгы 872 425 сум субсидия бирелгэн. Бу программалар алга таба да дәвам ителә, телэк белдеручелэр катнаша аласыз, сорауларыгыз булса шулай ук селсоветка мерэжэгэт итегез, барысын анлатырбыз. 

 

 

Су мэсьэлэсенэ килгэндэ, су  трассасы 11 км, гидрант 9, 3 башня. Халыкта 187 су шетчигы куелган.

Урам фонарләре 87. Бугенгесе кенне авылда алмаштырасы фонарлэр бар, аларнын кайсыларынын горантиялэре чыккан. Шуна курэ аларын узебез алыштырачакбыз. Фонарлэр сатып алдык.

Техникага килгэндэ, Авылда  153 җиңел машина, 14 йөк машинасы, 24 трактор исәпләнә.

Телефон 82 йортка кертелгән.

Дин мәсәләләренә килсэк, авылыбызда күбесенчә ике төрле милләт халкы яши. Руслар һәм татарлар. Әлбәттә без бер беребезне аңлап бик тату яшибез. Мәчетебез бик матур һәм төзек. Мәдрәсәбез эшли.  Монда каникулларда балалар лагерләре эшләп килә, дәресләр алып барыла. Ярышлар уздырыла, зур булэклэр бирелэ. Корбан ашлары уза. Гает бэйрэмнэре утэ. Никахлар укыла.

 

Юл картасы буенча шуны эйтэсе килэ......

Мәгариф сферасы турында.

 Бүгенгесе көндә мэктэпкэчэ балалар саны эйткэнемчэ -48,

26-неорганизованный бала, балалар бакчасына 22 бала йөри. Чиратта торучы балалар юк. Быел җәйгә 4 бала мәктәпкә китә.

Балаларны тәрбияләүдә 8 кеше хезмәт күрсәтә.

Тубылгытау урта мәктәбендә 37 укучы белем ала. Ленино мәктәбенә махсус автобус белән 32 бала,  зиреклегэ – 5 бала йөри. Мәктәптә 11 укытучы, шуларның 9 сы югары белемле.

 

Сәламәтлек саклау өлкәсендэ.

 Медпунктта 29 ел эш стажы булган 1 нче категорияле белгеч, Закирова Гулия Ислямовна; Хэм 25 ел стажы булган югары категорияле белгеч Ахметзянова Раиля Асхатовна эшли. Тәҗрибәле медиклар үз эшлэрен яратып, белеп башкаралар. Авыл халкын кирәкле дарулар белән тәэмин итеп торалар.

 

Мәдәният өлкәсендэ.

Мәдәният йортында барлык бэйрэмнэрне дэ тиешле дэрэжэдэ уткэрергэ тырышалар. “Ак калфак” һәм “Хыял” ансамбльләре эшләп килә. Кичен балаларга тугэрэклэр эшли. Алар барлык конкурс һәм бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Нинди генэ чара булса да, алар хэрчак шунда.                                                         

                               

                                                      Почта эшенэ килгэндэ

Бугенгесе кенне Тубылгытау авылы халкына 1 почтальон хезмәт күрсәтә, Степанова Елена Владимировна. Аның эше халыкка газета-журналлар һәм пенсия таратудан тора. Ана бу эшне тиешле дэрэжэдэ башкаруы эчен зур рэхмэтебезне белдерэбез.

 

Инде традициягә кергән апрель-май ике айлыгы әйләнә-тирәне җыештыру итеп игълан ителә. Ул безнең көзге айларга кадәр дәвам итә. Барлык халыкка язма рәвештә аңлатмалар таратылды. Полиция участковые белән берлектә 131 кисәтмә тапшырылды. Бу кысаларда һәр учреждение үз тирәсен чүп-чардан җыештыра, тәртипкә китерә, урамнар тигезләнелә, һәр хуҗалык үз тирәсен җыештыра. Авыл үзәге һәм күтәргән юллар тирәсе чүп-чардан мәктәп балалары хэм бюджет эшчелэре белэн берлектэ җыештырылды, баганалар агартыла.

Эйткэнемчэ 8 административ протокол тезедек. Язын һәм көзен мәчет картлары һәм авыл яшләре белән берлектә зират өсләрендә һәм тирәләрендә  субботниклар оештырып тәртипкә китердек.  Бу эшкэ катнашы булган барлык кешелэргэ дэ авыл халкына да Алланын рэхмэте яусын.

Язын көзен паркларыбызга 110 тэп агач утыртылды. Бу эшне бу елда да ныклап дәвам итәргә кирәк.

 

Быелгысы елга безнең алга тагын да зуррак бурычлар куела.

Бөек җиңүнең 79 еллыгын зур төстә билгеләп үтү.

Һәм үзсалымны вакытында тапшырып планнаштырган эшләребезне тормышка ашырыру.

-Халыкнын терлек санын арттыру хэм саклап калуда ярдэм курсэту.

-Терле республика программаларында катнашу

-Халыкнын яшэешен региональ хэм муниципаль программар аша устеру

-авылыбызны тезеклэндерудэ, яшеллэндерудэ, чистартуда эшне активлаштыру.

-Чиста су программасы буенча су трассасын алмаштыруны дэвам иту эчен бу программада катнашу.

Алда куелган сорауларны Тубылгытау авыл җирлеге оешмалары һәм эшчеләре, шулай ук барлык авыл халкы белән берлектә җиңеп чыгарбыз дип ошанасы килә.

Шулай ук илдэ барган хэрби операциядэ катнашучы авылдаш, райондаш егетлэребезгэ дэ хэрдаим ярдэм курсэтергэ торышабыз. Авылдан 6 егет бугенгесе кенне сугыш корында. Исэн имин булсыннар. Аларнын сау сэламэт эйлэнеп кайтуларын телик.

 

Рехсэт итсэгез Форсаттан файдаланып, барлык оешма җитәкчеләренә, бюджет эшчелэренэ, мэктэп балаларына, актив булган авыл халкына, спонсорларыбызга,  Районыбыз, Республикабыз җитәкчеләренә дә үземнең рәхмәтемне белдерәм. Шулай бергә эшләгәндә генә безнең күмәк тырышлыгыбыз хәзер яшәүче буын һәм киләчәк буын файдасына да булачак.

Хэм быел 17 мартта булачак призидент сайлауларында да актив булуыгызны сорыйм!

Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International