Новости 2019

18.10.2019 ел. Акбүре авылы “Буыннар мирасы музее”үзенең эшчәнлеген актив рәвештә алып бара. Музей бинасы электр җылыткычы ярдәмендә җылытыла иде һәм менә спонсор ярдәме белән, бинаны газлаштыру, кирәкле  документлар әзерләү эшләре башланып китте.

18.10.2019 ел. Көзге ярминкәләр барлык шәһәр, районнарда  башланып китте. Яңа Чишмә район үзәгендә дә, узган шимбәдә ярминкә үтте. Ит,сөт, яшелчә продуктлары сатылды, җыр-музыка яңгырап торды. Акбүре авыл җирлеге барлык ярминкәдә катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлады.


11.10.2019 ел. Республика программасы буенча төзелгән кибет Акбүре авылында бик уңышлы гына эшләп килә. Шул көннәрдә бюджет  ярдәме белән кибет тирәсе матур койма белән уратып алынды. Койма чәчәк үстерү өчен бик уңайлы һәм килешле килеп чыкты.

11.10.2019 ел. 2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерләнү эшләре башланып китте.

Өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче зур бәйрәм уңаеннан, район башлыгы Вячеслав Козлов, районда исән калган ветераннарда булып, аларга бүләкләр бирде, хәл-әхвәлләрен сорашты, тормыш  шартлары белән танышты.

          Акбүре авылында яшәүче, ветеран Гарифулла абыйларга  Вячеслав Михайлович соц.защита хезмәткәрләре белән килеп бик озак сөйләшеп утырды. Тормыш хәле белән танышты. Очрашу бик күңелле узды.

11.10.2019 ел. Акбүре авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан олы мәҗелес әзерләнде. Мәҗелестә ОАО "“АксуАгро” ярдәме белән өстәлләр көйләнгән. Концерт программасын Акбүре авылы үзешчәннәре һәм район “Ак калфак”  оешмасы оештырган. Район элемтә бүлеге җитәкчесе Кадрия Ярулла кызы район җитәкчелеге исеменнән, Җәүдәт Мәхмүт улы авыл җирлеге исеменнән кайнар котладылар. Мәҗелес корьән аятләре укып, дога белән тәмамланды.


11.10.2019 ел. Октябрнең 1 нче ун көнлегендә, 1 октябрь – өлкәннәр көне уңаеннан, өлкәннәргә концерт программалары белән чәй табыннары әзерләп барлык авылларда да бәйрәм чараларында өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр.

       Акбүре авылы Сөлчә Баш авыл клубында чәй табыны әзерләп, өлкәннәргә кечкенә генә мәҗелес әзерләнде. Шунда ук барысына да бүләк –пакетлар бирелде, изге теләкләр теләнде.

04.10.2019 ел. Октябрь башында билгеләп үтелүче өлкәннәр көне уңаеннан, Акбүре авыл җирлеге башлыгы, клуб мөдире, библиотека мөдире өлкән яшьтәге авылдашларның хәлләрен белеште, булган проблемаларын, тәгъдимнәрен язып алдылар һәм бәйрәм белән котлап, авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән бүләк-пакетлар тараттылар.

04.10.2019 ел. Акбүре авыл җирлеге башкарма комитеты барлык өлкән яшьтәге әби-бабайларны, көзнең тыныч, якты бәйрәме өлкәннәр көне белән тәбрик итә. Хөрмәтле өлкәннәребез, сезгә, булган исәнлегегезне саклап, яшьләргә тәҗрибәле киңәшләрегезне биреп озак еллар, тыныч, лаеклы картлык кичерүегезне теләп калабыз. Бәйрәм  белән хөрмәтле өлкәннәр!

27.09.2019 ел. Акбүре авыл библиотекасында һәрвакыт төрле чаралар үткәрелеп тора. Чараларга авылда китап сөючеләр актив катнаша. Әлеге чараларда элек төрле эшләрдә эшләп, хәзер лаеклы ялда булган хезмәткәрләр катнашып үзләренең эшләре турында фикер алышалар, тәгъдимнәр кертәләр.

27.09.2019 ел. Үзара салым җыю Республикада 2015 елдан бирле кулланыла. 2015 елдан бирле Акбүре авыл җирлеге дә әлеге проектта катнаша. Җыелган акча Республикадан кушылган 4 сум белән, күбрәге юллар төзүгә тотыла. Быел да “Алексеевскдорстрой” ширкәте тарафыннан Акбүре авылы, Октябрь  урамына таш җәелде. Урам халкы эшче егетләргә бик рәхмәтле. Юл озын гомерле  булсын иде.

23.09.2019 ел. Акбүре авылында күлләрнең булуы  халыкка каз-үрдәк асрау өчен уңайлы шартларның берсе булып тора. Көннәр көзгә авышкач күл өстендә казлар күренә башлады. Күлгә ямь өстәлде.

23.09.2019 ел. Акбүре авыл җирлеге биләмәләрендә эшләп килүче КФХ “Ахмәтвәлиева Г.Г.” көзге җир эшләрен тулысы белән тәмамлады. Көзге җир эшләре, көзге чәчү тәмамланды. Туңга сөрү дә тәмамлау алдында. Кыр эшчәннәрен, КФХ җитәчесе Гөлчәчәк Гусман кызын җиңүләре белән тәбриклибез.

10.09.2019 ел. Көзге эшләр белән бергә, илебездә, 8 нче сентябрь бердәм сайлаулар көне булып узды. Татарстан Республикасында  Дәүләт Советына депутатлар сайлау бик оешкан төстә узды. Акбүре авыл җирлеге сайлау участогы иртәнге сәгать 7.00 үз ишекләрен ачты. Халык сайлауга бердәм булып килеп, тиешле кандидатка тавышларын бирде.

10.09.2019 ел. Язның бер көне – елны туйдыра, - шушы татар халык мәкален барыбыз да беләбез, ләкин ел буе тук булыр өчен, көз көне уңышны вакытында җыеп алу бик мөһим. Бу көннәрдә авыл халкы бәрәңге уңышын җыю белән шөгельләнде. Бәрәңге быел бик уңды, эре, күп булды. Бар халык та бик разый.

02.09.2019 ел. 1 сентябрь “Белем көне” быел 2 сентябргә күчерелде. Акбүре авылы мәктәбендә 2 сентябрь  көнне сәг.9.00 да бәйрәм чаралары  башланып китте. Район вәкиле Ринат Габутдинов котлады, авыл җирлеге котлап 1 сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды, ОАО “АксуАгро” ширкәте җибәргән бүләкләрне тапшырды, шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм” ит акциясе кысаларында , АксуАгро җитәкчесе Рәис Сөләймановның бүләкләрен тапшырды.

02.09.2019 ел. 30 август “Республика көнендә” барлык шәһәр –районнарда төрле бәйрәм чаралары булып үтте. Акбүре авыл җирлеге мәдәният йорты каршында Татарстан флагы ленточкаларын тарату белән, тәбрикләү чаралары  булып узды.02.09.2019 ел. 30 август “Республика көнендә” барлык шәһәр –районнарда төрле бәйрәм чаралары булып үтте. Акбүре авыл җирлеге мәдәният йорты каршында Татарстан флагы ленточкаларын тарату белән, тәбрикләү чаралары  булып узды.

29.08.2019 ел. 8 нче сентябрь, Дәүләт Советыны сайлауларга әзерлек тулы күләмдә бара. 28 августан инде сайлау участоклары эшли башлый. Әлегә УИК ларны әзерләү эшләре белән шөгельләнәләр.

29.08.2019 ел. 27 нче август көнне Акбүре авыл җирлеге, Акбүре авылында, Яңа Чишмә районы җитәкчелеге, район мөхтәсибәте, Акбүре авыл җирлеге тарафыннан “Корбан” бәйрәменә багышланган чара оештырылды.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, тирә-як районнардан мөхтәсибләр, район мәчетләреннән имамнар катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов, дин эшләре буенча җаваплы Ильдар Файзуллин кунакларга рәхмәт сүзләре, котлаулар җиткерделәр.


 

23.08.2019 ел. Корбан аенда мәҗелесләр булып тора. Акбүре авылы “Мәхмүт” мәчетендә дә бик зурлап корбан  мәҗелесе үткәрделәр. Мәҗелестә район газетасы җитәкчесе Азат Вәлиҗан улы катнашты һәм үзенең котлауларын җиткерде. Бәйрәм якынаю рухында үтте.

23.08.2019 ел. 1 сентябрь “Белем көненә” мәктәпләр, балалар бакчасын бик тырышып, чынлап әзерләнәләр. Семеняк В.Н. һәм Еронтьев җитәкчелегендә комиссия әзерлекнең торышын тикшереп чыктылар. Быел Акбүре мәктәбе һәм балалар бакчасы елдагыдан әйбәтерәк әзерләнгән диеп билгеләп үтелде. Балалар яңа уку елына рәхим итегез!

16.08.2019 ел. 14 нче август көнне, Акбүре авылы “Нургаяз” мәчетендә авыл халкы өчен “Корбан ашы” оештырылды. Корбан ашы мәчеткә җыелган сәдака һәм химаячеләр ярдәме белән оештырылды. Бәйрәмдә район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт, Яңа Чишмә мәчете имамы Әмир хәзрәт, “Татмелиорация” оешмасы баш бухгалтеры Мансур Гайсович һәм авылыбызның хөрмәтле кешесе Нургаяз Залаков катнашты. Мәҗелестә вәгазьләр тыңланылды, корьән сүзләре ишетелде.

16.08.2019 ел. Мөселман дөньясы 11 август “Корбан гаете” бәйрәмен билгеләп үтте. Барлык мәчетләрдә гает намазлары укылды. Акбүре авыл җирлегендә эшләп торган 3 мәчеттә дә гает намазлары укылды, 200  якын кеше катнашты. Намаздан соң халык корбанга әзерләнгән сарыкларын чалырга таралышты,  туганнар, дус-ишләр белән бәйрәм табыны артында күрештеләр.


09.08.2019 ел. 9 август көнне Республика җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында, Аксубай эшчеләр поселогында, авыл халкының эшчәнлеген арттыру буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәмәтшин, авыл хуҗалыгы министры Марат Ахмәтов авыл халкын эш  белән тәэмин итү ысуллары турында киңәштеләр, сорауларга җавап бирделәр.  

09.08.2019 ел. Авыл җирендә терлек-туар асрауга Республика җитәкчелеге бик игътибар бирә. Республикада төрле Федераль һәм үзебезнең республика программалары эшләп килә. Шуларга өстәп район да үз исәбеннән программачыларга өстәп ярдәм бирә. Быел да “Мини ферма”төзергә планлаштырган кешеләргә, башлангыч эшләр өчен район төзелеш блоклары һәм агач материаллары белән ярдәм итте. Акбүре авыл җирлегендә бер хуҗалык Ломанова Г.И. хуҗалыгы район биргән ярдәмгә төзелеш эшләре башлап җибәрде.Яңгырлар  явып эш барышына комачаулык итсәдә, инде стеналар басты, түбә эшләре калып бара.

02.08.2019 ел. Авыллар елдан-ел үзенә бер төрле үзгәреш ала, халык саны кимү ягына барса да, авыл урамнарын төрле-төрле төстәге чәчәк бәйләмнәре бизи. Бигрәк тә учреждениеләрнең ишек аллары оҗмах бакчасына ошап тора. Әлеге матурлыкны тудырган авылдашларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

02.08.2019 ел. 8 нче сентябрь, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Сайлаулар алдыннан барлык партияләр дә үзләренең сайлаучылары алдында хисап тоталар. Акбүре авыл җирлеге, Акбүре авылында “Бердәм Россия” партиясенең күчмә штабы булып китте. Халык белән очрашып, төрле сораулар, булачак депутатларга, хәзерге депутатларга теләкләр кабул иттеләр.

26.07.2019 Бүген Акбуре авылы спорт мәйданчыгында балалар өчен ачык һавда спорт уеннары оештырылды.Төрле уеннар,ярышлар үткәрелде. Җиңүчеләргә, актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

26.07.2019. Акбүре авылы “Нургаяз” мәчете йортында, төрле җир эшләреннән соң чокырлар калган иде. Мәчет имамы  Искәндәр хәзрәт, авыл җирлеге ярдәме белән, мәчет йортын җир ташып тигезләү эшләрен башкардылар. Соңыннан бу кара җиргә күпъеллык печән чәчәргә планлаштырыла. Трактор белән ярдәмгә күрше авыл егете килде. Бик зур рәхмәт егетләр.

26.07.2019. Флюрография үтү һәркемнең үзе өчен,үзенең исәнлеге тикшереп, белеп тору өчен бик кирәк. Акбүре авыл җирлеге Акбүре һәм Сөлчә Баш авылларында күчмә флюрография булып китте.

Авыл халкы үзләре килеп, килә алмаучыларны авыл җирлеге машинасы     һәм ФАП мөдиренең машинасы белән алып килеп тикшеренү үттеләр. Акбүре авылы ФАП хезмәткәрләре барлык кешегә дә хәбәр биреп, барлап тордылар. Флюрография үтү авыл халкы һәм тирә-якта яшәүчеләр өчен бик кирәк һәм бу мәҗбүри хезмәт булып тора.

19.07.2019. 8 сентябердә узачак сайлауларга әзерлек башланып китте. Халыкка җиткерү өчен сайлау көне һәм тәртибе   күрсәтелгән буклетлар таратыла, кеше күп йөргән урыннарда мәгълүматлар эленә.

19.07.2019. Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп үтеп китү белән “Авыл көннәрен” бәйрәм итү башланды. Акбүре авылында авыл көне  зурлап билгеләп үтелде.Бәйрәмдә Казаннан артистлар Резидә Шәрәфиева,Рәшит Сабиров, Наил Табанаков катнашты. Шулай  ук тирә-як районнардан җырчылар бәйрәмне бизәде. Авыл җирлеге, авыл эшчәнлегендә актив булган авылдашларга рәхмәтләр әйтеп бүләкләрен тапшырды.Көрәш, ат чабышы кебек төрле уеннар белән мәйдан гөрләп торды.

12.07.2019. Зират янындагы ярдәмчел бинада бик күп инструмент һәм башка зират кирәк-яраклары җыелды. Бина кечерәк булу сәбәпле урын җитми башлагач, авыл җирлеге, “Мәхмүт” мәчете мәхәлләсе булышлыгы белән, бина янына янкорма төзеп куюны оештырды. Тимер баганалар, профнастилдан, авыл егетләре Латыпов Шамил һәм Латыпов Мәүлет, җыйнак кына янкорма төзеп куйдылар.

12.07.2019. Яңгырларның күп булуы чүп үләннәренә үсәргә әйбәт мохит  тутырды. Акбүре авылы зиратында, узган 2018 елда төрле  зур агачлардан чистартылган урыннарда чүп үләне котырып үсеп китте. Авыл җирлеге, бюджетта зиратларны карап тотуга билгеләнгән акчага, авыл зиратын чистартуны оештырды.

12.07.2019. Июнь ахыры, июль ае башы халыкның чынлап печән әзерләү көннәре. Акбүре  авыл җирлегендә сыер саны бик күп булмаса да, сугымга яшь терлек тайлар бик күпләп асрыйлар.Печән әзерләү дә бик актив бара. Акбүре авылы һәм тирә-як авыллардан, төрле урыннардан чабып, сатып алып печәнне кышка халык әзерли.

05.07.2019. Яңгырлар күп яву сәбәпле чүп үләне дә котырып үсә. Авыл җирлегендә, договор белән эшләүчеләр чабып өлгерә алмаганга, өмәләр белән чабу оештырырга мәҗбүрбез. Акбүре авылында барлык учреждение һәм социаль яклау үзәгендә эшләүчеләр белән берлектә чүп үләне чабу оештырылды. Кызларга эшләре өчен бик зур рәхмәт.

05.07.2019. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”,- татар халкының әйтемен һәрвакыт истә тотып, авыл зиратын карап-барлап тоту, авыл җирлеге, авыл активы өстендә. Кыегайган, авышкан коймаларны Шайхутдинов Миншакир улы Илшат белән, ремонтлау эшләре белән шөгельләнделәр.

05.07.2019.В рамках технологии «Библиотерапия» ведущий библиотекарь Акбуринской сельской библиотеки совместно социальным работником посещали на дому труженицу тыла Мотыгуллину  Миннебаян Валиулловну. Доставили ей книги и журналы. Книгу Нияза Сабирова «Чакыру» она взяла себе прочитать.05.07.2019.В рамках технологии «Библиотерапия» ведущий библиотекарь Акбуринской сельской библиотеки совместно социальным работником посещали на дому труженицу тыла Мотыгуллину  Миннебаян Валиулловну. Доставили ей книги и журналы. Книгу Нияза Сабирова «Чакыру» она взяла себе прочитать.

28.06.2019 Аккош күле буендагы елга аша чыгу өчен басма, кычле җил булу сәбәпле җимерелә башлаган иде, шуны ремонтлау эшләре башкарылды.

28.06.2019 Көчле  кызу  көннәрдән соң кинәт кенә көчле яңгыр явып узды. Яңгыр үзенең көчле җил һәм боз белән аралашыуында куркыныч тудырды. Берничә хуҗалыкка төрле күләмдә зыян салды. Хуҗалыклар барсы да иминиятләштерү үткән, хәзер документлар әзерләнә.

 

28.06.2019 В рамках проведения  Республиканской антинаркотической акции «Жизнь без наркотиков» в Акбуринской сельской библиотеке оформлена книжно - иллюстративная выставка «Наркомания-афәт ул». Совместно Акбуринским ФАПом проведена беседа «Наркотики против нас- мы против наркотиков». Раздавали тематические буклеты о вреде наркотических препаратов. Проведен познавательный час «Поговорим о вредных привычках»


 

21.06.2019  Авылларда печән өсте тулы көченә бара. Кырларда, бакча артларында булган җир участокларында печән чабу,җыю эшләре гөрләп бара. Акбүре авылында сыер саны кимүгә барса да, сугым өчен терлек тоту, тайлар асрау арта, шуңа күрә печән әзерләү дә тулы көченә бара.

21.06.2019  Акбүре авылы, Октябрь урамында юл төзү эшләре тәмамланды, “Алексеевскдорстрой” егетләре эшләрен җиренә җиткереп башкарып, авыл халкына тигез, әйбәт юл бүләк иттеләр.

Октябрь урамы халкы исеменнән, үз исемемнән авыл җирлеге, егетләргә олы рәхмәтен җиткерә.

14.06.2019   13 нче июнь көнне авыл клубында "Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре авыл җирлеге Советының   2015 елның 10 мартындагы 54-108 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы» Акбүре авыл җирлеге " муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»» халык тыңлаулары булып узды.

14.06.2019  12 нче июндә илебез халыклары зур бәйрәм, Россия  көнен билгеләп үтә. Акбүре авыл җирлеге, мәдәният йорты белән берлектә хезмәт коллективларында булып, бәйрәм белән тәбрикләде. Кич белән мәдәният йортында балалар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы булып узды.

14.06.2019  Октябрь  урамында юл төзү эшләре инде ахырына якынлаша. Яңа технология белән, известь кушып эшләнгән ЩПС  салу эшләре бара.

14.06.2019 Акбүре авыл җирлеге территориясендә “Биотермик чокыр”, яңага, заман таләпләренә  туры килерлек итеп яңартылды. Өстенә өскорма куеп, янына өстәмәләр белән ясап куелды. Безнең бурыч: саклап, төзәтеп тору.

07.06.2019. Акбүре авылы, Октябрь урамында юлга ЩПС салу эшләре башланып китте. “Алексеевскдорстрой” бу эшләрне башкара. Октябрь урамына юл шул көннәрдә әзер булачак.

07.0.2019. Акбүре авыл җирлеге биләмәләрендә юл буйларын, учреждение тирәләрен чүп үләннәреннән чабу бик актив алып барыла. Кул чапкычлары һәм бензин чапкычлары ярдәмендә буш калган җирләр чабыла.

31.05.2019. Акбүре авылының биотермик чокыры инде күптәнге. Шуңа күрә ул чокыр инде тулып, урын беткән иде. Яңа чокыр казып, яңаны эшләү эшләре башланып китте. 3-4 көн эчендә бу эшләрне төгәлләп куясы бар.

31.05.2019. Акбүре авыл җирлеге биләмәләрендә җәй көне эшләнеләсе эшләрне эшләү башланды. Инде берничә ел Сөлчә Баш халкы интернет начарлыктан зарлана иде. Быел элемтәчеләр яңа интернет кабель салуга керештеләр. Эшләрне тиз көннәрдә төгәлләргә исәплиләр.

25 нче май көнне ил күләмендә “Соңгы звонок” чыгарылыш бәйрәме булып үтте. Акбүре мәктәбен 4 укучы 9 сыйныфны тәмамлады, 3 укучы 1 нче сыйныфка бара. Бәйрәмдә район вәкиле Кадрия Ярулла кызы катнашты һәм үзенең теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы иң актив, яхшы билгеләргә укучыларга авыл җирлеге башлыгы премиясен тапшырды. Библиотека, СДК, “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчеләре балаларга уңышлар теләделәр. Юлларына ак җәймә, уңышлар юлдаш булсын.

Соңгы яңгырлар явып үткәч учреждение тирәләрендә, юл буйларында үлән котырып үсә башлады. Чапкычларны кабызыр чак җитте. Акбүре авыл җирлеге учреждениеләре тирә-якны чистарту, чабу эшләренә керештеләр.

22 нче май көнне “Нургаяз” мәчетендә ООО “Аксу-Агро” һәм авыл җирлеге  ярдәме белән ифтар мәҗелесе уздырылды. Мәҗелестә Төркиядән килгән Коръән хафиз Юныс хәзрәт һәм Яңа Чишмә мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Акбүре авылының ике мәхәлләсе картлары, ураза тотучы мөселманнар  җыелды. Коръән сүрәләре укылып, догалар кылынды.

19 нчы май- пионер организациясенең туган көне  уңаеннан Акбүре авыл мәдәният йортында, мәдәният йорты җитәкчесе Мншина Галия тарафыннан, авыл мәдәният йортына тугәрәккә йөрүче  балалар белән меропритие уздырылды. 

Авыл җирлеге территориясен чисталык икеайлыгы барышында күп кенә субботниклар, агач утырту кебек эшләр эшләнелде. Бу эшләрдә учреждениеләр белән бергә авыл халкы да бик актив булды. Элеккеге комсомол, пионер оешмаларында актив булган авылдашлар өмәләргә чыктылар.

 

Акбүре авылы мәдәният йорты янында, ял итү өчен “Яшьлек» паркы бар. Һәр елны  парк эченә чәчәкләр утыртыла, тәртип салына. Быел да паркка төрле-төрле чәчәкләр утыртылды.

Чисталык икеайлыгы кысаларында барлык авыл җирлеге территориясендә чистарту, яңарту эшләре алып барыла. Авыл кырыена куелган  аншлаглар да яңартылып, тирә-ягына чәчәкләр утыртылды.

15 нче май көнне  Акбүре авыл җирле ге “Чиста яр”  акциясендә катнашты.

Бәйрәм тантанасы, шулай ук Сөлчә Баш авылында да булып узды. Кечкенә генә авылдан 24 кеше сугыштан кайтмый ятып калган. Бүгенге көнгә бер исән ветеран Нәсибулла абый. Үлеп калганнарга, кайтып үлгәннәргә Газизулла хәзрәт дога кылды. Авыл җирлеге пакет-бүләкләр тапшырды.

Үткән атнада илебез халыклары бик олы бәйрәм, Җиңү көнен билгеләп үтте. Акбүре авылында исән калган бердәнбер ветеран Гарифулла абыйны, тылда хезмәт куйган апа-абыйларны авыл мәдәният йорты каршында, бәйрәм тантанасында билгеләп үттеләр. Үлеп калган авылдашларны искә алдылар.

8 нче май көнне Яңа Чишмә районы территориясендә Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов булып, чәчү торышын карап китте, Акбүре авыл җирлеге Сөлчә Баш авылы кырларында, район җитәкчелеге, КФХ җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары семинар-киңәшмәгә җыелды. Район башлыгы эшнең торышы белән, булачак проблемалар белән таныштырды. Министр килеп туган сорауларга җаваплар бирде.


Һәр елда, Акбүре авылында 1,2 май көннәрендә зиратлар янында өмә оештырыла. Быел да өмәдә бик күп кеше катнашты, зиратлар өстен җыештырып, чүпләрне яндырып куйдылар. Акбүре зираты яктырып, чистарып калды. Изге Рамазан аенда бәйрәмгә киенеп куйды.

  Язгы кыр эшләре ахырына якынлаша. КФХ “Ахметвалиева Г.Г.” игенчеләре кыр эшләрен тиз арада, бик кызу темпларда алып баралар, инде соңгы кырда эшләр башланды. Игенчеләргә уңышлар, игеннәр мул булып үсеннәр.

 25 нче апрель көнне Акбүре авылында яшәүче Зәйнәп апага 95 яшь тулды. Зәйнәп апаны авыл җирлеге, учреждение җитәкчеләре, хатын-кызлар Советы рәисе чын күңелдән тәбрикләде. Аңа ходай биргән гомерне, исәнлек белән яшәргә насыйп булсын.

 Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан сугыш ветераннарына игътибар бермә-бер артты. Сан буенча бармак белән генә санарлык. Калган ветераннарыбызга исәнлек-саулык теләп, азык-төлек пакетлары тапшыру башланды. Акбүре авыл җирлегендә 2- ветеран, 5- ветераннарның тол калган хатыннары. Шуларга Яңа Чишмә районы вәкилләре, авыл җирлеге белән берлектә бәйрәм белән котлап пакетлар тапшырды.

 

20 апрель көнне, район үзәгендә, “Олимп” спортзалында авыл җирлекләре арасында спорт ярышлары булып үтте. Ярышларда барлык авыллар да бик актив катнашты. Барлык төр уеннарда катнашып үзара көч сынаштылар. Җиңүчеләр, җиңелүчеләр булды, ләкин барсын да дуслык җиңде.

  Җирле үзидарә, В.В.Путин указы нигезендә, 21 апрель көнне үзенең бәйрәмен бәйрәм итә. Шушы бәйрәм хөрмәтенә авыл җирлеге башлыклары мәктәптә укучылар белән очрашып, авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Акбүре авыл  музеенда да шундый очрашу булып үтте. Очрашуда авыл Советында элек эшләгән кешеләрне искә төшерделәр, хәзерге эшчәнлек буенча фикер алыштылар, сорауларга җаваплар бирелде.

     Акбүре авыл җирлеге мәдәният йортында, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма  комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов, авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгының беренче урынбасары Надежда Попкова, бүлек җитәкчеләре катнашында, чисталык икеайлыгының беренче нәтиҗәләре буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Р.Р.Фасахов, Н.И.Попкова, районда башкарылган эшләр буенча, куелган планнар турында чыгыш ясап таныштырдылар. Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов җирлектәге эшләнгән, эшлисе эшләр турында чыгыш ясады.

      

  Чисталык икеайлыгында авыл халкы да актив катнаша. Һәрбер йортка кисәтеп авыл җирлеге тарафыннан рәсми күрсәтмә таратылагач халык кардан ачылган җирләрне чистартып, җыештырып куя.

         Чисталык икеайлыгы кысаларында, Акбүре авыл җирлегендә средник һәм субботниклар үтә башлады. Кар эрү белән, кар астыннан төрле чүп-чар чыга. Урамнарда, юл читләрендә шул чүпне җыю оештырыла. Әле күп җирдә кар яту сәбәпле, кар тарату эшләре дә алып барыла.

    Чисталык икеайлыгы кысаларында барлыр территорияләрдәге чистарту эшләре башланып китте. Һава торышына карап эшләнәсе эшләр дә билгеләнә. Бу көннәрдә барлык учреждениеләр кар тарату белән шөгыльләнә.

  Яз җитү белән җылы яктан кошлар кайта башлый. Бигрәктә безнең якларга сыерчыклар төркем-төркем булып кайталар. Сыерчыкларны каршы алу борынгыдан килгән гадәт, аларга оялар ясап, искеләрен яңартып куеп кошларны каршы алабыз.

Җирле үзидәрә көне уңаеннан Акбүре авылы китапханәсендә “Авыл нигезе – җирле үзидәрә” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе эшләп куелды.

Төрек халкының кыш озату бәйрәме “Нәүрүз” март ахырында, 21-22 мартта үткәрелә.

Акбүре авылында “Нәүрүз” бәйрәме мәдәният йорты алдындагы мәйданда булып узды. Бәйрәм дә “Карга боткасы” пешереп, ботка белән сыйладылар.

Республикада инде берничә ел “Без бергә!”, татар телен үстерү һәм өйрәнүгә йөз тоткан проект эшләп килә.

Акбүре мәктәбе укучылары район этабында “Кызыл башлык” әкиятен уйнап 1 нче урынны алдылар. Балалар, уңышлар сезгә.

Сөлчә Баш авылында туып үскән, язучылар берлеге әгъзасы Шамил абый Шәйдуллинга  шул көннәрдә 80 яшь булган булыр иде.

Шул датага багышлап, Акбүре мәктәбендә фәнни конференция булып үтте. Чарада Яр Чаллы шәһәреннән Шамил абыйның тормыш иптәше Фиалка апа, шулай ук бер төркем әдипләр катнашты. Район мәктәпләреннән укучылар, музей хезмәткәрләре чыгыш ясады. Шамил Шәйдуллинны искә алу кичәсе барлык катнашучыларның да күңелендә эз калдырды.

Яз җитү, көннәр җылыну белән язгы ташу кузгала башлый. Акбүре авыл җирлегендә 5 плотина, шуларның икесе авыл эчендә. Су өскә күтәрелмәсен өчен барлык чаралар да күрелә, су юллары кардан чистартылды, күлдәге су бераз җибәрелде.

     

Чаллы Башы авылында узган  “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона турыннан үтеп, район турында да Акбүре йолдызчыклары бик актив катнаштылар. Мингазова Амелия үз яшьтәшләре арасында 3 урынны, Залалетдинов Җәмил кызыксындыру призы белән бүләкләнде. Жюри әгъзалары арасында татар моңының, татар иҗатының асылын, халык күҗеленә барып җитүен аңлап бәя бирерлек белгеч булмавы бераз кәефне төшерде.

Киләчәктә бәлки бу җитешсезлектә бетерелер. Ә гомүмән чара бик тере, бик кызыклы булды. Районда талантлы балалар бик күп. Аларның җитәкчеләренә, үзләренә уңышлар.

   8 нче март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Акбүре авылы мәдәният йортында бәйрәм чаралары булып үтте. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре, бюджет хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән спектакль күрсәтелде, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучы авылдашларыбыз Гаффарова Алия һәм Кушубаев Гайса Балык Бистәсеннән кайтып концерт номерлары күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле, җыр-моң белән үрелеп үтте.

 

          Республика Президенты тәгъдиме белән, инде менә дистә еллардан бирле, балалар иҗатын үстерү, талантлы балаларны күреп алу йөзеннән, Республикада “Йолдызлык” балалар иҗаты фестивальләре үтә. Яңа Чишмә районы эчендә фестиваль берничә зонага бүленеп үтте. Татар авыллары Чаллы  Башы мәдәният йортына җыелды. Акбүре авылыннан ике конкурсант: Залалетдинов Җәмил һәм Мингазова Амелия катнашып, район турына үттеләр. Уңышлар сезгә,  яшь башкаручылар.

    23 нче февраль көнне, Акбүре авылы мәдәният йортында, “Ватанны саклаучылар” көненә багышланган гармунчылар кичәсе булып узды. Кичәгә, Акбүре авылында яшәүче, Акбүре авылында яшәүче, Акбүре авылында туып-үскән, читтә гомер итүче гармунчылар җыелды. Барысы үз гармуннары белән чыгыш ясап, татар халык җырларын, моңнарын  яңгыраттылар. Иң өлкән гармунчылар 80 яшьлек Зәки бабай һәм 88 яшьлек Исмагил бабайлар да үзләренең яшьлектәге көйләрен уйнап яшьлеккә кайтып килделәр. Чаллы шәһәреннән кайткан, 1980-1985 елларда  элек Тат.Волчья авылы клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Сәлихҗан Закиров, үзенең концерт баяны белән сәхнәне җыр-моңга күмде. Бәйрәм барлык гармунчылар башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

     Авыл китапханәсендә китапханә мөдире һәм татар теле укытучылары оештыруында, “Туган тел” көне билгеләп үтелде. Чарада бөек татар әдипләре, зыялыларның телне алга җибәрү өчен эшләнгән хезмәтләре билгеләп үтелде, шигырьләр укылды. Туган телнең әһәмияте билгеләп үтелде.

      Узган атнада илебездә зур бәйрәм, “Ватанны саклаучылар” көне билгеләп үтелде. 21 нче февраль мәктәп укучылары арасында уздырылган, хәрби –патриотик конкурсларга йомгак ясалды. Әлеге конкурслар февраль башында башланган иде. Һәрбер үткәрелгән төр буенча җиңүчеләр билгеләнде, аларга мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм әтиләр катнашында, балаларның чыгышлары белән алып барылды.

  15 февральдә Яңа Чишмә район отчет сессиясе булып узды. Сессия алдыннан, залда әзерләнгән күргәзмә белән килгән кунаклар танышты. Авыл җирлекләре, авыл халкыннан җыелган азык-төлектән: сөт, ит, йомырка, җиләк-җимеш, яшелчәдән, бик матур күргәзмә әзерләделәр.

       14 нче февраль көнне, район йөзү бассейнында, пенсия яшендәге ирләр һәм хатын – кызлар арасында шашка- шахмат турниры булып үтте. Акбүре авылыннан Мусин Мәүлет шашка буенча ирләр арасында 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз, уңышлар телибез.

       Үткән атнада, авыл җирлеге “Забота” хезмәткәрләре белән берлектә, ялгыз пенсионерларның тормыш-шартларын, социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрнең, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен тикшерделәр. Барысы да хезмәт күрсәтүдән канәгать икәнлекләрен, ризасызлыклары булмавын әйттеләр.

        Һәр елда, Республика шәһәр, авылларында чаңгы ярышлары үтү билгеле бер традициягә әйләнде.

9 февраль көнне “Чаңгы юлы2019” га Акбүре авыл җирлегендә 48 кеше чыкты. Көн төштән соң бик матураеп, кояшта күренгәч бәйрәм җылынып, күңелләнеп китте.Яшь аермаларына бүлеп чаңгы ярышлары үтте һәм бүләкләү оештырылды.

    2019 елда Әфган сугышы тәмамлануга, ягъни Совет гаскәрләренең Әфганнан китүенә 30 ел була. 9 февраль көнне, шушы датага багышлап, Акбүре авылы музеенда Әфганчылар белән очрашу булып үтте. Очрашуда Акбүре авылыннан Әфган сугышында катнашкан Гусман, Фәнил, Сөлчә Баш авылыннан Хамит һәм Чистай кунагы Азат Имамович, үзенең бурычын үтәп кайтып бакый дөньга күчкән Равил абыйның тормыш иптәше Рузалия апа катнашты. Очрашуда мәктәп укучылары музей белән таныштырдылар. Әфганчылар үзләренең сугышчан юлларын сөйләп уздылар. Соңыннан Равил абый каберенә чәчәкләр куелды.   

 

       Авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары инде ахырына якынлаша. Соңгыларының берсе булып халык җыены Акбүредә булып узды. Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Фасахов Ринат Рифкгатович катнашты һәм районның экономик хәле турында кыскача гына мәгълүмат бирде.

Җәүдәт Мәхмүт улы үз чыгышында авыл җирлеге эшчәнлегенә күзәтү, киләчәккә планнар, яңалыклар турында һәм эшләнмәгән эшләр турында җиткерде. Җыенда район бүлекләре эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде, урында хәл ителмәгән сораулар язып алынды.

       Авыл җирлекләрендә еллык җыеннар тулы күәттә бара. Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары үткән елга отчет бирәләр, киләсе елга планнар билгелиләр. 5 нче февраль көнне Акбүре авыл җирлеге, Сөлчә Баш авылында җыен булып узды. Җыенда район башлыгы урынбасары Надежда Ивановна Попкова катнашты. Эшләнгән эшләр, киләчәккә планнар каралды. Халыкның сорауларына җаваплар бирелде.

   

        27 нче январь көнне, Ленинград блокадасын өзгән көн булып тарихка кереп калды. Тәмугка тиң көннәрне кичергән Ленинград халкы өчен бу көн Җиңү көненә тиң.

       Акбүре авылы музее бинасында мәктәп, мәдәният йорты, музей һәм авыл җирлеге тарафыннан искә алу кичәсе үткәрелде.

       Кичәдә, Ленинград юнәлешендәге сугышларда катнашкан авылдашлар турында истәлекләр, аларның хатлары укылды.

       Мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы үз чыгышларында: “Сугыш дәҺшәтен күрергә язмасын”, - диеп кат-кат кабатладылар. Шулай ук чара Сөлчә Баш авылы клубында да үткәрелде. Сугыш чоры балаларын чакырып чәй табыны көйләнгән иде.

         Акбүре авылы мәдәният йортында, үзәк хастәханә җитәкчесе Вафин Рәфис Сәлихҗан улы, кан тамырлары авыруы, йөрәк эшчәнлеге һәм онкологик авырулар турында, авыл халкына мәгълүмат җиткерде.

         Экранда төрле слайдлар ярдәмендә халыкка кирәкле профилактик чаралар турында җиткерелде.

        Соңыннан кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

      Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән килеп керде. Елдагыча Яңа елда яңгыр көткән булсак, быел яңгыр урынына кар ява, буран туза. Үзара салым акчасының бер өлеше урамнарны кардан чистратуга каралган, Акбүре авылы урамнарын. Шул каралган акчага буран узуга чистартып торыла. Урамнарны Яңа Чишмәдән эшмәкәр Попков В. төзелгән шартнамә нигкзендә чистарта.

    Акбүре авылы мәдәният йортында 30 яшьтән узганнар өчен: “Без СССР да туганнар” дигән девиз астында олылар өчен кичәләр оештырыла  башлады. Әлеге кичәләрдә ретро җырлар җырлап, төрле уеннар уйнап, ретро музыкага дискотекада биеп олы яшьтәгеләр бераз ял итәләр. Шунда ук мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан, авыл җирлеге булышлыгы белән, чәй табыны да әзерләнә. Мондый күңелле кичәләр айга ике тапкыр планлаштырыла.

    Шулай ук 15 январь көнне Акбүре авылында гомер кичерүче Мусина Суфия апага 90 яшь. Авыл җирлеге хезмәткәрләре, учреждениеләр белән берлектә Суфия апаны юбилее белән тәбрикләп кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы теләделәр.

         10 гыйнвар көнне  Акбүре авылында гомер итүче Миникеева Кафия Ярулла кызына 90 яшь тулды. Авыл җирлеге хатын-кызлар оешмасы, библиотека һәм мәдәният йорты җитәкчеләре белән Кафия апаны тәбрикләп, аның өендә булдылар.Кафия апага булган исәнлеген саклап, тагын да озын гомер теләделәр.Кафия апаны котларга барлык балалары, оныклары җыелган. Сәламәтлек, озын гомер сиңа Кафия апа.

          7 нче январь көнне Акбүре авылы “Буыннар мирасы” музеенда, авылдашыбыз Әнвәр абый Залаковның 70 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе булып үтте. Кичәдә Әнвәр абыйның хезмәттәшләре, туганнары аның белән гомер кичергән авылдашлар катнашты. Кичә җырлар, Әнвәр абый үзе язган шигырьләрне, аңа багышлап язган шигырьләрне уку белән бергә алып барылды.

           Акбүре авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәре 27 декабрь, авыл чыршысын ачу тантанасы белән башланып китте. 31 нче декабрь көнне “Балмаскарад”, 3 нче январь- балалар өчен “Яңа ел бәйрәме”, 4 нче январь көнне Сөлчә Баш авылында “Яңа ел маҗаралары” бәйрәм –концерты узды. 6-7 январь көннәрендә 30 яшьтән узганнар өчен 80 нче еллар музыкасы астында дискотекалар узды. Бәйрәм ялларында мәктәп яны лагеренда балалар да бик күңелле ял итте.

  

Последнее обновление: 18 октября 2019, 9:57

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования