Новости 2019

Встреча с хаджиеми.

17 сентября в Азеевском СДК прошла встреча с людьми, посетившими в разные годы Хадж. В этом году в Хадже был Рамиль Халиков. Он рассказал односельчанам о городах  Мекке и  Мадина, о больших мечетях, в которых одновременно вмешается около миллиона человек. Выразил свою благодарность Азеевскому и Новошешминскому мустахибату за предоставленною ему возможность посетить Хадж. Так же он отметил, что эта Президентская программа очень нужна, ведь молодые сами еще не в силах собрать столько средств для поездки в Мекку. На встречу из Чистополя приехал Тимур хаджи  - хазрат Матвеев, который посетил Хадж 2018. Вахит хазрат, который возглавляет Азеевский мечеть тоже посетил Хадж. Наиля апа Галимова,  долгие годы работавшая  заведующей  Азеевским клубом, дважды побывала в Хадже. Они тоже говорили об этом святом месте для мусульман, для которых посещение Хаджа один раз в жизни является обязательным, если позволяют здоровье и есть средства. Были прочитаны за обеденным столом молитвы из Коръана. Стол был приготовлен на средства работников культуры Азеевского СДК.  В этом мероприятие около пятидесяти человек пробовали воду Зам-Зам, привезенной Рамилем из святых землей и мясом курбан Рустема Халикова.

17 сентябрьдә  АМЙ да Хаҗда булучылар белән очрашу булып узды.  Бу очрашуда төрле елларда Мәккәдә булып кайткан авылдашларыбыз Гелметдинов Вахит бабай, Галимова Наилә апа, Матвеев Тимур (Акъяр кияве) һәм быел 2019 елның август аенда Хаҗда булган 22 яшьлек Рамил Халиков катнаштылар. Һәрберсе дә җыелган халыкка Мәккә шәһәре, Хаҗ турында сөйләделәр, үзләренең андагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Рамил Халиков Акъяр мәчете һәм Яңа Чишмә мөстәкибенә  үзенә Хаҗга барып кайтырга мөмкинлек биргәне өчен зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук  ТР Президентының бу  программасын бик кирәкле булуын искәртеп узды. Кичәбездә  Коръәннән сүрәләр укып дога кылдылар. Бу очрашуда иллеләп кеше Рамилнең Хаҗдан алып кайткан Зәм – зәм суыннан һәм Рөстәм Халиковның корбан итеннән авыз иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бу мәҗлес бик күркәм узды.

 Рамилә Халикова, АМЙ җитәкчесе

 

13.09.2019. За доблестный труд и большой вклад в развитие местного самоуправления вручили благодарность от премьера- министра Республики Татарстан А.В.Песошина секретарю Исполнительного комитета Азеевского сельского поселения Новошешминского муниципального района Республики Татарстан

 

 

12 сентябрь көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге филормония концертлар залында “Татар кызы - 2019” халык- ара конкурсының  республиккүләм бәйгесенең финал ярышлары булып узды. Анда зона ярышларында җиңү яулаган иң сәләтле  унике кыз көч сынашты.  Финалга әзерлек җәй урталарында ук башланды. Кызларны   РФ атказанган,   Г.Камал театры артисты Ильдар Хайруллин, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, ТР халык артисткасы  Чулпан Закирова һәм башкалар әзерләде.

Конкурсантлар арасында хәзерлек ярышка кадәр төрле сынаулар оештырылдды: татар халык ашлары – өчпочмак пешерү, калфак чигү техникасын үзләштерү, үзләре турында видеороликлар төшереп презентацияләү. Без авылдашыбыз Әдиләнең һәр чыгышын карап, көч биреп, уңышлар теләп, аның шушындый зур ярышларда катнашуына сөенеп утырдык.  Чөнки бу конкурста катнашу - зур дәрәҗә ул.  Унике кыз әкияти кызлар кебек, чынлап та сылулар, йөзләрендә фәкать елмаю – барысы да “Татар кызы -2019” булырга лаек. Әдиләбез “Иң ихлас кыз” номинациясендә җиңү яулады.

 

8 сентября 2019 года состоялись Выборы депутатов в Государственный Совет Республики Татарстан шестого созыва. На территории Азеевского СП  всего избирателей  290 человек. Среди партий больше голосов даны за ВПП «Единая Россия», а по одномандатному избирательному округу №35 –за Ягудина Ш.Г. Спасибо всем за участие на Выборах.

 

05.09.2019.

 Авылдашыбыз  Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улына “Халыклар дуслыгы”ордены бирелү уңаеннан котлау

 

 Рифнурыбыз орден алды

Кылган өчен изгелек.

Бер Алланың рәхмәте бу-

Күп эшләде игелек.

                                       Иганәче булып әнә

                                      Балалар шатландыра.

                                     Мәктәп-бакча ишек алды

                                     Күпләрне сокландыра.

 Клубыбызны яңартуда

Зур тырышлыгын куйды.

Ул юллаган акча белән

Клуб өр-яңа булды.

                                     Рәхмәт, Сезгә, Хәйдәр улы!

                                      Саулыкта озак яшә!

                                     Авылдашлар бар да сиңа-

                                     “Афәрин”,- диеп дәшә.

 

4.09.2019. Миләүшә Халикова

Яңа Чишмә  Акъяр авылы..

 

 

 

1 сентябрь 2019 ел.

Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
Күнелемдә яши янәшә,
Мәктәбем, дип әйткән чакта
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.


Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,
К
үнелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә
үзен,
Сиңа тиң мактау-
җыр гына.

 

 Укытучы, якты кояш кебек,
К
үңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр с
үзе белән юата.
 

 Кайгы килгәндә дә "Егет бул”, - дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Укытучы” белән "Әнкәй” с
үзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.

 

 Чәчкә тотып чыктым бүген
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.

                                           

 

30 август 2019 г.  Сход граждан в Азеевской СДК.

                                     

 

 

30 август 2019 г. Открытие Азеевского СДК после капитального ремонта. Глава района В.М.Козлов поздравил сельчан с праздником.

Мәдәният йортыбызга Татарстан Республикасы Президенты һәм хөкүмәте, Яңа Чишмә районы җитәкчеләре ярдәме белән, төзүчеләребез ШЭ Манукян оешмасы тарафыннан зур эш башкарылды.Аеруча тырышлыгы, кайгыртучанлыгы өчен авылдашыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улына рэхмәтебез зур.

                                              

 

29 август 2019 ел

                                 

 

 

 

26 август көнне Акъяр игенчеләре янына агитбригада белән чыктык. Туган җирне, хезмәт кешесен мактап җырлар җырладык. Россия Флагы көненә карата әңгәмә оештырдык.

  Җәлилчеләрнең һәлак булуына 75 ел тулу уңаеннан М.Җәлилгә багышланган шигырьләр укыдык.

                                 

 

 

 

22 август көнне Россия Флагы көне уңаеннан Акъяр мәдәният йорты каршында балалар белән  әңгәмә оештырылды. Мәдәният йорты һәм китапханәче апалары ярдәмендә

балалар ак, зәңгәр, кызыл кәгазъләрдән кисеп ясалган күбәләкләрдән Россия флагын ябыштырып ясадылар.  Иң яратканнары ак,кызыл, зәңгәр шарлар өрделәр.

 

                                                                                   

19.08.2019. На территории Азеевского сельского поселения в домах одинокопроживающих граждан работниками МЧС и социальной защиты населения были установлены 

пожарно- дымовые извещатели.

                                      

 

19.08.2019.

Агитбригада Азеевской СДК подарили концертные номера работникам уборки ООО Агро-Основа, пожелали убрать выращенный урожай своевременно

 

                                          

 

 

15.08.2019. Акъяр авыл җирлеге биләмәсендә  күчмә кабул итү пункты халыкны кабул итте. Сораулар белән мөрәҗәгат итүчеләр күп булды.

                                                              

 

13.08.2019. Исполком Азеевского сельского поселения участвовал в акции "Помоги собраться в школу". Помогали Халиуллину Ниязу  из Чертушкино

                    

12.08.2019. Сотрудники полиции, росгвардии, МЧС  обследовали избирательный участок №2296.

                                                                                              

12.08.2019. Акъяр авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Авыл Советы урнашкан бина каршысына брусчатка җәелде.

                                                                                     

11 августа 2019 года в Азеевской мечети прошел Курбан байрам. Все жители села пришли слушать вагаз. Представитель из района   Вафин Рафис Салихзянович поздравил  всех присутствующих.

         

 

05.08.2019. В Азеевской СДК подходить к концу ремонтные работы.

      Раннею весною,

      Как птицы перелетные,

      Приехали строители-

      Руки умелые!

                 Да, их было мало,-

                 Даже и не верилось,

                 Что спустя три месяца

                  Такое творилось!

      Как паучки умелые,

      Как муравьи трудолюбивые

      Они на все мастера

      Наши строители

      Творили чудеса!

                   Артур и Мио

                   Руководили четко,

                   Ребята сделали красиво и честно

                   Работа все кипела

                   Вы- мастера своего дела!

     Спасибо большое

     Мария и Светлана.

     От вашей работы

     Светло и уютно.

                   Называем остальных-

                   Просто ребятами.

                   Спасибо всем большое-

                   Мы гордимся Вами.

                                             Милауша Халикова. Азеевский СДК.

                                                 1 август 2019 г.

                                                                  

 

30.07.2019.ООО Алексеевскдорстрой асфальтировал дорогу около СДК с.Азеево

                                                                  

  27.07.2019. Работники бюджетной сферы вышли на субботник. Они покрасили около учреждений и детскую площадку.

                                  
          
   

   26.07.2019-күчмә флюорография килде

26 июль көнне Акъяр авылында күчмә флюорографик тикшеренү үткәрелде. Ул туберкулез авыруын иртә ачыклау өчен кирәк. Ул бик зур әһәмияткә ия. Авыруны башланган чорда ачыклау аны дәвалауны һәм профилактик чаралар үткәрүне җиңеләйтә, тулысынча сәламәтлекне ныгытырга мөмкинлек бирә.

                                                                       

26.07.2019. Работники бюджетной сферы участвовали в проведении  контрольной дойки на  ферме ООО Агро-Основа в отделении Азеево.

                                                                    

 

20.07.2019 Работники бюджетной сферы вышли на субботник.

                                                       

 

15.07.2019. В Азеевской СДК идет капитальный ремонт.

                                       

 

10.07.2019 Акъяр авыл җирлеге биләмәсендә яшәүчеләр зират өстен чистарту буенча өмәгә чыктылар.

                               

09.07.2019.-Работники культуры  посетили на дому семью Садрутдиновых. Поздравили с новосельем и с праздником "Семьи, любви и верности." Пожелали  крепкого здоровья, любви и счастья в новом доме.

                                                       

08.07.2019.- Гильманов Рәмзис Нияз улы һәм Хайруллин Илназ Тәбрис улы хезмәтләрен төгәлләп, туган авылыбызга әйләнеп кайттылар. Бераз ял иткәннән соң егетләребез эшкә керешәчәкләр.  Моннан соң да күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.