Поздравление Шайхутдинову Адею Гафиятовну с 95 летием

18 апреля 2018 г., среда

           15 нче апрель көнне  Акбуре авылының хөрмәтле кешесе,тыл хезмәтчәне Һәдия Гафият кызы Шайхутдинованың күркәм юбилее көнен якыннары,килгән кунаклар хөрмәтендә уздырды.Юбилее уңаеннан Акбуре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы Залалетдинов юбилярны тәбрикләп ,Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.Акбуре авылы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Наилә Зарипова,авыл мәдәният йорты җитәкчесе,”Аккалфак”татар хатын-кызлары оешмасының Яңа Чишмәбүлекчәсенең 6 филиалы җитәкчесе Галия Миншина,китапханәче Лилия Салихова иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International