Акбүре авыл җирлеге отчет концерты

17 апреля 2018 г., вторник

             Авыл җирлекләрендә эш күпкырлы, барлык төр эшләр: налог хезмәте, тарих, белем бирү, культура һәм башка бик күп өлкәләрдә эшчәнлек алып барыла.

             Шушы көннәрдә районыбызда авыл җирлекләренең культура өлкәсендә ирешкән уңышлары буенча отчет концертлары башланып китте.

             Акбүре авыл җирлеге, Красный Октябрь авылы сәхнәсендә чыгыш ясады. Иҗат коллективында мәктәп укытучылары, ФАП, авыл җирлеге, библиотека, СДК хезмәткәрләре һәм пенсионерлар бар иде. Чыгыш районның 35 еллыгына һәм авыл тарихына багышланган, сәхнәләштерелгән һәм чиста татар телендә барды, Акбүре авылы халкы  шигырьләреннән төзелгән иде. Чыгыш бик әйбәт әзерләнгән, хәтта Красный Октябрьдә яшәүче рус телле тамашачыларга да бик ошады. Бары тик жюрида татар телле әгъза булмавы гына эчне пошырды.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International